Укучы фикере.
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Җәйге каникул күз ачып йомганчы узып та китте. Мәктәп җитүне балалар гына түгел, ә без – әти-әниләр дә борчылып көтәбез шул. Ни өчен дигәндә, уку программасы авыр, имтиханнар бирәсегез бар дип, гел тукып тору да үзәккә үтә. Беренче көнне үк җиде дәрес иде. Укып кайткач сөйләшәбез шулай, кызым һәр дәреснең ничек узуын тәфсилләп аңлатты. Укытучыларның да аларга карата мөнәсәбәтен тасвирлады. Игътибарлы, балаларга терәк була, җылы сүзе белән күңелләрен күрә һәм күтәрә белә торган педагоглар бар бүгенге көндә дә. Безнең инглиз теле укытучысы Ләйсән Фаилевна гел шундый ягымлы. «Сез булдырасыз, сез акыллы, хәлегездән килә!» – дип үсендереп торуы өчен рәхмәт аңа. Әйе, һәркем дә гел бишлегә генә укымаска да мөмкин. Баланың башка уңай якларын күрә, бәяли алучы укытучылар бар бит дип, сөенеп куйдым.
Нет комментариев