«Винегрет түгел инде» кабымлыгы
Тәмлетамак

«Винегрет түгел инде» кабымлыгы

Яшелчәләр өлгерде, винегрет сезоны ачылды. Әмма без чөгендерле башка төрле салат рецепты тәкъдим итәргә булдык. Үзгәлек тә кирәк, шулай бит.

Фото: ясалма интеллект

КИРӘК:

  • 2-3 уртача чөгендер
  • 1 банка кызыл фасоль консервасы
  • 2-3 тозлы яки маринадлы кыяр
  • 1-2 баш суган
  • 1-2 тырнак сарымсак
  • 3-4 а.к. үсемлек мае (суганга)
  • укроп, петрушка
  • тоз, борыч – тәменчә
  • теләк буенча әче (острый) соус

Пешкән чөгендерне эре кыргычтан уарга. Суганны дүрткә бүлеп, ярымбоҗралап турарга һәм кызган майда йомшартып алырга (кызартмаска, майга тәм бирү өчен генә). Кыярны бик юка итеп саламлап турарга (чөгендер кисәкләренә охшатып). Кем тели, фасольне салкын суда чайкатып алыгыз. Чөгендер, кыяр, фасольне берләштерегез. Өстенә вак кыргычтан сарымсакны уыгыз һәм суганны мае белән бергә агызыгыз. Вак итеп туралган яшел үләннәрне, борыч һәм тоз өстәп, яхшылап болгатыгыз. Кыяр белән фасольдә тоз барлыгын онытмагыз.

5-10 минут тәмнәр кушылганын көтегез һәм аксымлы, клетчаткалы кабымлык әзер!


Нет комментариев