Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күршеләр, күршеләр, иң якын кешеләр

Менә инде ничә ел рәттән Норлат авылының Бакча урамында яшәүче күрше-күлән җәйге айларда берләшеп, Урам бәйрәмен уздыра.

Алан башы Сабан туен әле кайчан гына Ләлә апа оештырса, апалар-әбиләр чәй табыны янына җыелып, аралашып утырасы килеп кабат берләште.

Матур гадәткә кергән бу бәйрәм быел 9 август көнне Ренат абый белән Фәридә апа Насыйбуллиннар капка төбендә узды. Саимә апа һәм аның улы Илфир Гарифуллиннар чатырында табын артына утырып, урамыбыз ак әбие, Бибинур апа Низамиева дога укып, бәйрәмне башлап җибәрде.Төрле уеннар, биремнәр, ярышлар белән үткәрелгән бу чара барыбызга да хуш килде. Икенче елга да шулай бергәләп бәйрәм уздырырга, ә инде көндәлек тормышта бер-беребезне хөрмәтләп, ярдәмләшеп, тату, дус яшәргә озак һәм рәхәт яшәргә насыйп булсын, күршеләрем! Сәламәт булыйк!

Матур гадәт Алан башында
Урам бәйрәмен үткәрү шулай.
Җәй уртасында күңел ачулар,
Бергәләшеп аралашулар.
Җыелдык без бүген тагын да
Мул табынлы өстәл янында.
Чәйләр эчик, сыйланыйк бераз,
Кояш елмая, көне дә аяз.
Җәй рәхәтен тоеп калыйк без,
Хәтердә калсын бу очрашулар.

Рәмилә Тимершина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X