Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күренекле якташыбызны искә алдылар

Татар Танае авылы мәдәният йортында якташлары, язучы Афзал Шамовның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Афзал каеннары"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Афзал Шамов-татар язучысы һәм педагог, публицист һәм мөхәррир, тәрҗемәче һәм журналист. Татар совет әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе.

1943 елның февралендә ул үз теләге белән фронтка китә, Калинин һәм Беренче Балтыйк буе фронтларында «Вперед на врага» фронт газетасының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1958-1962 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе була. Депутат һәм Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы.

Афзал Шамов - танылган сәнгать тәрҗемәсе остасы. Ул Пушкин, Гоголь, Лев Толстой һәм башка бик күп язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев