Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күптән көтелгән дамба

Районда 76 миллион сумлык судан саклау дамбасы төзиячәкләр.

Татар Танае авылы халкы инде күп еллар язгы су басудан интегә – Гөбенә елгасы ярларыннан ташып чыгып, авылга зыян сала. Урынның рельефы шундый ки, стихия йогынтысын ясалма рәвештә генә чикләп була. судан саклау дамбасын төзү мәсьәләсе инде биш елдан артык тикшерелә.
– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов проектны хуплады, 2023 елда Татар Танаенда дамба төзелә башлая чак, – дип белдерде район башлыгы Михаил Афанасьев атна саен уза торган аппарат киңәшмәсендә.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, быел килеп чыккан хәл халыкны борчуга салды. Төрле чаралар күрелүгә дә карамастан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре белән бер лек тә, авылны су басудан саклап калып булмады. Бу хакта тулырак газетабызда язган идек. Яңа саклаучы дамба төзү исә торак пунктта яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга булачак.
– Бүгенге көндә Гөбенә елгасы үз юлына керде, тулышу дәрәҗәсе 3,45 м. Су кимү 16 апрель дән 17 апрельгә каршы башланды һәм 60 см га түбәнәйде, киләсе тәүлектә тагын 55 см булды. Кимү дәвам итә. Елганың максималь тулу дәрәҗәсе быел 5 м 40 см тәшкил ит те, – дип сөйли ТР Граждан нар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Зеленодольск муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев