Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кояшы булса, җиләге пешәчәк

Көннәр кояш, җылылык белән артык иркәләмәсә дә, җиләк исе чыга башлады.

Эре хуҗалыклар җир җиләгенең (клубника) беренче уңышын җыя. Димәк, чын-чынлап җәй җитте дип әйтергә җирлек бар. Татарстанда кайсы хуҗалыкларда җир җиләге үстерәләр?

Җәй соңарып килү сәбәпле, уңышны да озаграк көтәргә туры килгән быел. Яшел Үзән районының Зур Яке авылында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Динар Сабитов сүзләренчә, әлеге хуҗалыкта да беренче уңышны узган атнада гына җыя башлаганнар. Җимешләре бар үзе, тик кызарып пешәр өчен кояш җитми, ди ул.

– Өч гектар җиребез бар. Шуннан җиләк җыеп, халыкка сата башладык инде. Күптәннән сораучылар бар. Тик әлегә барысына да өлгертеп булмый. Һава торышының уңай булуы кирәк. Без химик препаратлар белән мавыкмыйбыз. Булганы җитә, дип эшлибез, – диде Динар Сабитов.

Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, җиләкнең бер килограммын 300 сумнан саталар. Гомумән, Яшел Үзән районының Зур Яке авылында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче дүрт-биш хуҗалык барлыгы ачыкланды. «Көндәшлек мине куркытмый», – диючеләр арасында «Шакиров» хуҗалыгы җитәкчесе Руслан да бар. Эшмәкәрнең җиләк плантацияләрен шулай ук Биектау районының Айбаш авылында да күрергә мөмкин.

– Җиләк бар, пешә башлады. Быел, кояшы булса, җиләк уңышы яхшы булырга тиеш. Менә үзебез бүген икенче уңышка кердек. Биектау районында әллә ни мактанырлык уңышларыбыз юк, чөнки ярдәм итү урынына күбрәк аяк чалу белән очрашырга туры килә. Ә менә Зур Яке авылында рәхәтләнеп эшләр өчен мөмкинлекләр тудырылган. Авыл советы башлыгы Фирая апа Фәйзуллинаның ярдәмен тоеп эшлибез, – диде ул.

«Шакиров» хуҗалыгында үскән җиләкләрне 330 сумнан сатып алырга мөмкин. Зур Яке авылында халыкка җиләкне җыеп бирсәләр, Биектау районының Айбаш авылында исә кешеләрнең үзләренә җыеп алу мөмкинлеге дә тудырылган. Бу очракта бер килограмм җиләк бәясе – 200 сум.

– Күп кеше җиләк җыюдан ләззәт ала, рәхәтлек кичерә. Шуңа күрә, уйлаштык та, шундый мөмкинлек тудырырга булдык, – ди эшмәкәр.

Шулай ук Биектау, Казанга китереп тә саталар икән. Тик сораучы күп булгач, өлгертеп кенә булмый, ди Руслан.

– Берни дә эшләтеп булмый. Кемдер өметләнеп килә дә, сатып алырга өлгерми кала. Үпкәләп китүчеләр дә юк түгел. Хәлне аңлап, сабыр итүчеләр дә бар, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Шулай итеп, алда телгә алган хуҗалыкларда җиләкнең бер килограммын 300–330 сумнан саталар. Тик, җиләкчеләр әйтүенчә, гомумән республика буенча бәяләр 350–500 сум тирәсендә тирбәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев