Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кошларга кем һөҗүм итә?

Төрле сорау-мөрәҗәгать белән укучыларыбыз безгә телефон, хат һәм шулай ук, социаль челтәрләребез аша да мөрәҗәгать итә.

Бу юлы инстаграм челтәренә менә шушындый эчтәлектәге хат килде: «Исәнмесез, «Яшел Үзән» редакциясе. Мин Мамадыш-Әкил авылыннан. Шушы көннәрдә ике гаиләнең 24 тавыгын урам этләре буып чыгып китте. Бу хәлләр беренче генә тапкыр түгел инде. Күршеләрнең ике атна элек 41 тавык-чебешенә зыян салды. Кыргый этләр бик артты, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Зинһар ярдәм итегез».

Инстаграмда әлеге постка карата фикерен белдерүчеләр бихисап, баксаң йорт кошларына һөҗүм ясау очрагы бер Мамадыш-Әкил авылында гына түгел.

Кайберләрен газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез:
leisanpashukova: Норлатта да урам этләре күп, бернинди чарасы күрелми.
fernat1976: Хөрмәтле якташлар, мондый хәл Норлат авылы Бакча урамында да булды. Ни кызганыч, 13 ноябрьдә 3 кат бикле абзарга этләр кереп, бөтен кош-кортларны буып чыкты. Әлеге этләрнең хуҗасы ялгыз яшәүче ханым. Бу хакта авыл җи тәкчеләре дә бик яхшы белә, шулай да бер чара да күрелми.
venera_7000: Эт түгелдер, лапас ка кереп, тавык бумас. Ниндидер җәнлектер миңа калса, эт бит ул шыпырт кына йөри белми.
daniya_satt: Ышанам, төлке түгел ул, этләр эше. Шушы җәйне үзебезнең сарайдагы бөтен (30лап булгандыр) тавыкларыбызны буып, үтереп чыкты. Икенче көнне таң белән каравылга чыккач, күрдек, кемнеңдер шәхси эте. Менә шулай, бу очракта этләр проблемасын хәл итәргә кирәк.
umm.kabir.ihsan: Айдар авылында да шундый хәлләр булгалый. Җанварлар мондый эшләрен төнлә эшли. Төлке дә зыян сала, кайчак эт тә. Берен дә алмый, буып кына киткән чаклары да була. Ачлыктан йөрми дигән сүз бит. Ач булса, хет берсен алыр иде.

Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Әлеге хуҗалыкка кыргый этләр хөҗүм ясаган, көндезге берләр тирәсендә була бу хәл, ишегалдына чыгарылган тавыкларны юк итәләр, өчесен алып та китәләр. Этләр бе лән көрәшергә авыл җирлегенә акча бирелми, шулай ук атарга да рөхсәт ителми. Татар Танаенда бер ай элек берничә хуҗалыкка төлке зыян китергән иде. Кемнеңдер тавыгын, үрдәк-казын алып китте. Этләр белән көрәшү өчен районнан ярдәм сорыйбыз, – диде җитәкче.

«Яшел Үзән муниципаль райо нының төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты» җитәкчесе Әмир Нурмөхәммәтов әлеге мәсьәлә буенча болай дип аңлатма бирде:
– Махсус оешма тарафыннан даими рәвештә Яшел Үзән муниципаль районына, аерым алганда, шәһәренә дә заявкалар буенча урынга барулар гамәлгә ашырыла. Идентификация номерлы биркалары булмаган хуҗасыз этләрне күрәсез икән, ашыгыч чаралар күрү өчен, 8 (84371) 4-84-77 телефоны буенча кичекмәстән мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Әгәр дә хайваннарда юылмаган тамгалар яки клипсалар булса, дүрт аяклыларның стерильләшкән һәм приютта булуын раслый, андыйларны тоту тыела.

Дүрт аяклы дусларыбыз дип әйтергә яратсак та, этләр дә этлек эшләп куя менә шулай. Хуҗасыз хайваннар белән бергәләп көрәшкәндә генә, җи ңәргә мөмкиндер ул. Авылыгызда андый проб лема бар икән, югарыда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратыгыз, битараф калмагыз. Көч түгеп тапкан малның бер мизгелдә шулай юкка чыгуы бик кызганыч.

Газетаны басмага озатыр алдыннан гына, баш мөхәрриребез район җитәкчелеге белән очрашу барышында әлеге мәсьәләне күтәрде. Һәм Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев аны катгый контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X