Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

“Күлләргә булышыйк”

Без - мәдәният йорты хезмәткәрләре, иң кызу көн булуга карамастан, мәдәният йортыбыз янындагы "Урта күлне" чистарту буенча “Күлләргә булышыйк” дигән экологик акциядә катнаштык.

Безгә “Шатлык” бию түгәрәгенә йөрүче балалар да кушылды. Шушы балаларга активлыклары һәм әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаулары өчен зур рәхмәт.
Күлләргә игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Сусыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит. Күлләр безгә рәнҗемәсен иде, аларның матурлыгы югалмасын иде. Кеше куллары барысын да булдыра. Бары тик битарафлыктан арыныйк та, табигатькә, аның байлыкларына мәрхәмәтле булыйк!

Чыганак: Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев