Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйлеләр төз атуда көч сынашты

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Күгәйнең боз мәйданчыгында пневматик коралдан төз атучылар бәйгесе игълан ителгән иде.

Авылыбызның яше-карты, олысы-кечесе, салкын көн булуга карамастан, боз мәйданчыгына җыелды. Бу Күгәй мәдәният йорты оештырган, чаңгы, хоккей ярышларыннан кала, иң кызыклы да, мавыктыргыч та ярыш иде. Бу ярышларга күгәйлеләр ныклап әзерләнгән дияр идем, чөнки яхшы кәеф, һәммәсенең дә төз атып, урыннар алу теләге ачык күренә иде.

Беренче ярышны балалар арасында башлап, урыннар да билгеләнде: Зиннатулин Рөстәм - 1 урын, Гыйрфанов Салават – 2, Мәвлүтов Айрат - 3 урын. Урта мәктәп укучылары арасында Ихсанов Фәнис -1, Абдулхаев Данил - 2, Шәйхенуров Мурат - 3 урынны бүлештеләр. Олылар арасындагы ярышта, 1968 елда ВДВ сафларында хезмәт иткән ветеран-десантник Наил абый Гафаров, “Никто кроме нас”, - диеп беренчелекне беркемгә бирмәде, без башкача буласына беребез дә шикләнмәгән идек инде, икенче, өченче урыннарны яшь егетебез Сирень Абдулхаев белән Нәфис Хәйруллин бүлеште.

Ярышның иң кызыгы хатын-кызлар арасындагысы булып, Урта урамыбызның үрнәк гаиләсеннән Алисә һәм Рәмзия Зыкиналар лаек булды, 3 урын авылыбызның легендар десантник хатыны, күп еллар физкультура укыткан укытучыбыз - Әнисә апа Гафаровага бирелде. Һәрбер җиңүчегә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шундый күңелле бәйрәм оештыручыларга, бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Алда тагын, авылыбызны, авылдашларыбызны берләштерә торган яңа очрашулар насыйп булсын! Форсаттан файдаланып барлык ир-атларыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез! Исәнлек, гаиләләрегезгә иминлек, ил-көннәребез тыныч булып, озын-озак яшәргә насыйп булсын!

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев