Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй артистлары чәчүгә чыкты

Тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә керткән өлеше зур.

Сугышның беренче айларында Күгәйдән барлык ир-атлар да диярлек сугышка алына, авылда хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр һәм балалар гына кала. Тормышның бөтен авырлыгы алар җилкәсенә төшә.

Җир эшкәртергә, икмәк үстерергә, мал-туар өчен азык әзерләргә туры килә. Бик авыр чаклар булса да, колхозлардагы җир мәйданнары эшкәртелә. Үзләре ачлык-ялангачлыкта яшәсә дә, илебез җиңүе өчен, фронт өчен тырышалар. 11-15 яшьлек малай-үсмерләргә, фронтка киткән әтиләрен, абыйларын алмаштырып, ир-ат хезмәтен башкарырга туры килә.

-Безнең авылда бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да юк инде.Тыл хезмәтчәннәре дә аз калып бара. Без һәммәсенә дә олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән карыйбыз. Бу юлысы видеода нәкъ менә сугыш вакытында барган чәчү барышын сурәтләргә тырыштык. Әлеге видеоролик белән яшьләргә үзләренең бабайларына һәм әбиләренә күбрәк игътибар итүләрен, тарихны онытмауларын, туган җирне ярату, патриотик хисләр тәрбияләүне максат итеп куйдык, - дип сөйли Күгәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина.

Видеоролик әзер булуга укучыларыбызга без дә тәкъдим итәчәкбез. Ә Күгәй авылының үзешчән сәнгать артистлары һәрвакыттагыча, яңа идеяләр белән янып яши. Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев