Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгешлеләрне салкын куркытмый: туплы хоккей уйнаганнар

Күгеш җирлегендә авыл яшьләре белән берлектә оештырылган туплы хоккей ярышында 5 команда катнашып, барлыгы 22 уен уйнала.

Һәр команда капма-каршы уйнап, ярым финалга 4се чыга, һәм финалга эләгер өчен "Йолдызлар" һәм "Өлкәннәр"командасы уйнап, “Йолдызлар” өстен кала. “Стимул” һәм “Арсланнар” командасы көч сынашып, соңгылары җиңә. Өченче урын өчен көрәштә “Өлкәннәр” белән “Стимул” уйнап, “Стимул” 3 урынга лаек була. 4 урында “Өлкәннәр” командасы, 5 урында “Ак бөркет” командасы кала. Финалда, ягьни 1 урын өчен уен бик кискен бара, әлбәттә, бер команданың да жиңеләсе килми, чын хоккейчылар кебек уйнап матур уен күрсәтәләр, һава торышының салкынлыгы бер уенчыга да комачауламый. Шулай итеп, “Йолдызлар” командасы җиңү яулап, 1 урынны ала, “Арсланнар” исә 2 урында кала.

Командаларга медальләр бирелә һәм 1 урын яулаган командага Күгеш авыл җирлеге исеменнән күчмә кубок тапшырыла.

- Барлык уенчыларга, җанатарларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Безнекеләр салкынга бирешми, Аллаһка шөкер, уеннар күңелле узды, музыка күңелне күтәреп торды. Егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән Күгеш авыл җирлеге исеменнән тәбрик итәм, бердәм булырга чакырам, бердәмлектә көч, исәнлек-саулык телим. Киләчәктә дә шушындый ярышлар уздырырга язсын, авылларыбыз яшәсен,тормышыбыз гөрләп торсын, - ди җирлек башлыгы Альберт Гатауллин.

Өлкәннәр командасында яшьләр белән беррәттән 63-65 яшьлек аксакалларның да уйнавы аеруча сөенечле. Фәһим Низамиев белән Гумәр Хәсәновка бары тик афәрин дип кенә әйтәсе килә. Менә ичмасам, күгешлеләр бәйрәмне лаеклы каршы алган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев