Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырданда зур чара

Бу шимбәдә, 20 августта, Кече Шырданда бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 120 ел һәм мәчет ачылуга 5 ел тулуга багышланган чара узачак.

Чара кысаларында изгеләр зиратында Коръән уку, Каюм Насыйри исемендәге мәчеттә намаз уку, шулай ук Кече Шырданның тарихи урыннары буенча экскурсия ясау карала. Башлана 10:00 сәгатьтә.
Моннан тыш, хәзер «Шүрәледә кунакта» проекты кысаларында туристик маршрутны дәвам итү буенча эшләр бара, ул Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Маршрутның беренче өлешендә Кече Шырданда Каюм Насыйри әсәрләре персонажларының агач скульптуралары куелган әкияти сукмак барлыкка киләчәк һәм уникаль Буа торгызылачак. Экскурсиянең икенче өлешендә исә Олы Ачасырда архитектура-этнография комплексында чүлмәк ясау осталыгы буенча мастер-класслар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев