Бердәм хезмәт таулар күчерә!
Шимбә көнне Кече Шырдан авыл плотинасы янында чираттагы гомуми өмә булып узды. Авылдашлар җыйнаулашып, булачак яр буе җәяүлеләр юлы өчен такталарны саклау чаралары белән буяды. 2 метрлы карагай агачыннан такталар эшкәртелде, ә аларның гомуми озынлыгы 1700 м булыр иде.
- Әйе, бердәм булып эшләгәндә эш тизрәк тә, күңеллерәк тә бара шул. Барлык катнашкан авылдашларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип язылган Кече Шырдан авылы ВК сәхифәсендә.
Кече Шырдан ВК сәхифәсеннән алынды
Нет комментариев