Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Казлар каңгылдавы ишетелсен

Минекеләр шундыйлар, Бөтен сүзне тыңлыйлар. Кил, дип дәшсәм – киләләр, Кит, дип әйтсәм - көләләр.

Әлеге шигъри юлларны безнең Телеграмм челтәренә элгән казлар турындагы видеоязма астына Олы Шырданнан Наҗия Хәсәнова комментарий итеп язган иде.

Гомумән, ул казлар асрау темасы дәвамлы булды, райондашларыбыз үзләренең казларын да фотоларга, видеоларга төшереп җибәрделәр, шәрехләргә урнаштырдылар – активлыкларыгызга һәм әлеге кошларны асравыгызга афәрин! Сүз уңаеннан: аларны күрмәгән булсагыз, хәзер биредә куелган QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, кереп карый аласыз.
Кайберәүләр, каз саклаган балачакларын искә алган, ә кемнәрдер аларны, башка кешеләрнеке белән буталмасын өчен буяулары турында язган, ә кемдер хәзерге вакытта авылларындагы елганың казлар коенырлык та калмавын әйткән. Бу чынлап та шулай, елгалар саекты, каз асраучылар бармак белән санарлык. Ә элееек...
Ә элек һәр йортта асрадылар каз, бәбкәләрен сатып алу модасы булмады. Һәр ояда ата каз бар һәм алар бик усал булыр, бала-чага урамга чыгарга курка – талыйлар. Андыйларны бераз тынычландыру өчен борын тишек ләренә аркылы каурый тыгалар, шулай иткәч, чынлап та, арттан бик чап мыйлар һәм тешләмиләр дә иде.
Елга өсте тулы каз һәм һәр кешенекенә тамга салынган: кемдер башын, кемдер койрыгын, кемдер канатын, кемдер аркасын үз төсенә буяган. Пәпиләренә тасма бәйләүчеләр дә бар, буяу белән йоннарын бозасылары килмәгәндер инде, мендәр ясыйсы бар бит, ә каурыйларыннан – дегәч.
Үзең үстергән каз мамыгыннан ясалган мендәргә бернинди кибетнең кыйммәтле мендәре дә тормый инде. Мәскәүдә яшәгән сеңлем дәү әнисе бүләк итеп биргән пар мендәрен чистарттырыр га алып барган һәм анда эшләүчеләр шаккаткан. Мондый сыйфатлы мамыктан ясалган мендәрне кайдан алдыгыз, алар юк хәзер, дигәннәр. Юк шул, каз асрамагач, кайдан килсен алар?!
Авылда шул казлардан һәм сарыклардан күп нәрсә юк кебек истә калган, чөнки алар урам тутырып иде. Елгада шул казлар белән бер тирәдә коена да идек әле, авыру да иярмәгән, бетләмәгән дә. Ә хәзер кемнеңдер казы берәрсенең өе янына килсә дә, синекеләр минем капка төбен буйый дип, тавыш күтәрәләр. Ул гына да түгел, апа бу юлы онык лары белән кайткан иде авылга, урамга чыгарып булмый балаларны, ди. Барыгыз, тыкрыкка чыгып, чирәмдә туп уйнагыз, дигәч, «там гусиные какашки, не пойдем» дип җавап бирделәр, ди. Хет көл, хет ела... Каз каңгылдавы да ишетелмәс көннәр килмәсен иде инде. Шул кош ларны асрарга иренмәс килен-җиңгәчиләр булып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев