Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Каюм Насыйри турында күбрәк белгән саен, үзенә ныграк җәлеп итә

14 февраль бөек якташыбыз, мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның туган көне. Ел да кече шырданлылар аның рухына дога кыла һәм якты истәлеген саклап, шушы датага багыш лап, төрле чаралар үткәрә.

Быел исә, «Каюм Насыйри туган җирне торгызу» фонды Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, Каюм Насыйриның тууына 197 ел тулу уңаеннан, аның күпкырлы иҗатына һәм мирасына багышланган республикакүләм видеороликлар бәйгесен игълан иткән иде. Һәм менә кышкы матур көндә Кече Шырданның моннан бер ел элек ачылган җыйнак, искиткеч матур музей-китапханәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды һәм галимнәр, профессорлар катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

Бәйгегә 20 эш тәкъдим ителгән һәм катнашучылар географиясе киң: Яшел Үзән шәһәр һәм район укучыларыннан тыш, Башкортстан республикасы, Актаныш районы, Казан, Лениногорский шәһәрләреннән дә укучылар үзләрен сынап карады. Бәяне исә «ТНВ» телерадиокомпаниясенең «Дубль-Video» студиясе җитәкчесе, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлек лесе Әлфия Ярош һәм Россия сценаристлары гильдиясе әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, кинодраматург, режиссер, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы Светлана Серова бирде. Укучылар булдыра алганча К.Насыйри хезмәтен төрле яклап яктырткан, «Әбүгалисина» әсәрен мультфильм итеп ясаучылар да бар иде. Профессиональ камералар белән, текә студияләрдә эшләүче жюри әгъзаларының таләпләре дә югары булгандыр бәлки. Техника мөмкинлекләреннән һәркем хәленнән килгәнчә файдаланган.

Монда, минемчә, иң мөһиме яшь буынның якташыбыз иҗаты буенча эзләнүе, өйрәнүе һәм башкаларга тәкъдим итүе мактауга лаек, шуңа да һәрберсен җиңүче дип билгеләрлек. Дипломнар өч урын буенча бирелсә, «Каюм Насыйри туган җирне торгызу» фонды әзерләгән кыйм мәтле бүләкләр бертигез һәр катнашучыга тапшырылды. Балаларның тырышлыгын шулай югары бәяләүләре һәм һәркемнең күңелен күрүләре өчен оештыручыларга зур рәхмәт.

Әлеге күркәм бәйрәмгә Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев, филология фәннәре докторы, профес сор Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин, язучы, әдәби тәнкыйтьче Рифә Рахман һәм башка бик күп кунаклар кайт кан иде.
Һәр халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлы уллары, галим һәм әдипләре була. Каюм Насыйри татар халкының әнә шундый күренекле мәгърифәтчесе. Аның туган җирен торгызырга алынган Асия Гобәйдуллина фонд оештырылган көннән алып галим турында шактый өстәмә мәгълүмат туплаган һәм мирасын саклауда гаять зур өлеш керткән кеше.

– Каюм Насыйри бервакытта да Казан белән Шырдан арасындагы юлны өзмәгән. Кыш көне фәнни хезмәтләрен эшләү өчен җәен туган ягына кайтып, тирә-юньдәге авылларда экспедицияләрдә булып, дару үләннәрен, фольклор-тарихны өйрәнгән һәм аларны эшкәртеп, китап итеп язып чыгара торган булган. Өч елдан Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеен каршы алачакбыз. Әмма моның белән генә эш тукталмый. Бөек мәгърифәтче турында күбрәк белгән саен, ул үзенә ныграк җәлеп итә. Ә бәйгедә катнашкан һәр эшне рәхәтләнеп карадык һәм гадел бәя бирергә тырыштык, – ди «Каюм Насыйри туган җирне торгызу» фондының башкарма директоры Асия Гобәйдуллина.

Кичәнең икенче өлешендә түгәрәк өстәл артында әдәбият, тел галимнәре, язучылар үз фикерләре белән уртаклашты һәм «Каюм Насыйри туган җирне торгызу» фонды эшчәнлегенә югары бәя бирде. Чынлап та, кыска гына вакыт эчендә Кече Шырдан танымаслык булып үзгәрде. Әле бер ел элек кенә ачылган китапханә-музей фонды да көннән-көн байый, ә хезмәткәре Гүзәл Минһаҗева бирегә килүче һәркемне ачык йөз белән каршы алып, шуның кадәр бай мәгълүмат бирә.

Бәйрәм кичәсендә дә ул сөйләгәннәрне авызыбызны ачып тыңладык, өлкәннәр генә түгел, ә балалар да кызыксынып, үзләренә күп яңалык алды. Һәм, җәен экскурсиягә киләсе иде, дигән теләк белән таралыштык. Менә шулай, Кече Шырдан туристларны үзенә җәлеп итеп торырлык бик матур авыл булып үсә һәм киләчәктә дә биредән халык өзелмәс дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев