Карагуҗа тукталышында җилләр уйный
Укучыбыздан хат килеп иреште.
Туган авылым Карагуҗага кайттым. Анда минем Наилә әнием, (Камил әти мәрхүм), бертуган Венера апам, туганнар, дуслар яши. Бу юлдан, безнең авыл башы дибез, ничәмә машина уза. Авыл халкы да, кая гына эшләмәсен, авыл башындагы тукталышка менеп баса. Һава торышының төрле чагы була, җил, яңгыр, буран үзәккә үтә бит ул. Тукталышның (Ключи ягыннан килгәндә) өстеннән дә, астыннан да җил уйный. Ут баганалары бар, шунда ут сузып, яктылык куйсаң, кешенең күңеле булыр иде. Кеше бит иртүк китеп, кич кайта. Ә бит ул вакытта дөм караңгы.
Машиналар узып китә, туктамаган чаклары да бар. Һәр кешенең дә машинасы юк бит. Эле кичә генә кайткач та, тукталыш каршында озак вакыт карап тордым. Шул арада, үзәккә үткән җилнең әчесен әйтеп бетергесез. Күңелем жу итте. Бар җирдән дә җил исә. Тукталышны тышлап, яңартып куйсалар, авыл халкы бик рәхмәтле булыр иде. Җитәкчеләр минем мөрәҗәгатемне җавапсыз калдырмас дип ышанам.
Ландыш Димиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев