Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Изге чишмә яңара

Норлат "Ак калфак" оешмасы вәкилләре 11 класс укучылары белән Татар Исламындагы “Изге Касыйм” чишмәсен җыештырып кайткан.

-Укучылар белән изге эштә катнаштык. Тирә-юнен ялт иттердек, өен, баскычын буядык. Җаныбызга рәхәтлек алып, матур табигатебезгә, изге урыннарга сокланып кайттык. Авылдашларыбыз Фәргать Гарифуллин, Айрат Мөхәммәтшин чишмә янында менә шундый матур беседка да ясап куйган. Изге эшләре өчен бик зур рәхмәт, - дип сөйли Норлат “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина.

Менә шундый битараф булмаган, туган җиребезнең чисталыгы өчен борчылып йөрүче якташларыбыз бар әле дип шатланырлык. Укучыларда да туган якларына мәхәббәт яшьтән тәрбияләнә. Менә монысы бик тә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев