Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Исәктәге (Исаководагы) «Татар авылы» этнографик комплексын киңәйтергә уйлыйлар

Бүген Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев “Татар авылы” этнографик комплексы җитәкчесе Миңнедамир Камалтдинов белән очрашты.

«Татар авылы» этнографик татар авылы - Яшел Үзән районының Исәк авылында, Зөя утрау-шәһәрлегеннән ерак түгел, Казаннан 50 чакрым ераклыкта урнашкан ачык һавада музей ул. 2009 елда ачылган әлеге уникаль комплекста борынгы татар авылының көнкүреше һәм тормышы гәүдәләндерелгән. Татар традицияләре сакланып калган мондый тере интерактив музей булдыру идеясе мәктәпнең элеккеге директоры Миңнедамир Камалтдиновныкы. Анда, шулай ук, XVII гасыр проекты буенча бер кадаксыз төзелгән агач мәчет, эшләүче тегермән һәм контактлы зоопарк та бар.

Миңнедамир Камалтдинов район башлыгына этнографик комплексны киңәйтергә һәм яхшыртырга теләве турында сөйләде. Моның өчен аларны урнаштыру мәйданчыгы һәм яңартылган проект мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Михаил Афанасьев сүзләренчә, Яшел Үзән районында татар милли-мәдәни юнәлешенең ике уникаль урыны бар - бу Каюм Насыйри исемендәге музей һәм ачык һавадагы "Татар авылы" комплексы.

"Дамир абый, мин сезне тулысынча хуплыйм. Сез бу тема белән шәхсән үзегез шөгыльләндегез, сезнең янга туристлар килә һәм XX гасыр башы татар көнкүреше белән таныша. Моның өчен энтузиаст булырга, үз эшеңне һәм милләтеңне яратырга, тарихны белергә кирәк - һәм бу сезнең да бик яхшы килеп чыга. Бик шәп проект, әйдәгез бергәләп комплексны ничек яхшыртырга икәнен уйлашыйк. Сорауларыгызны эшкә алабыз, бергәләп “Татар авылы” музеен үстерү белән шөгыльләнәчәкбез, аның киләчәге бик әйбәт”, - диде район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев