Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Исемнәрен булса да онытмаска иде

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга күп вакыт узса да, анда катнашкан якташларны барлау көн темасыннан төшми.

Алар арасында танылган галимнәр, генераллар һәм полковниклар булу – якташлары горурлыгы булып тора.

Эчке эшләр министрлыгы ветераны, Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы эзтабарлары төркеме әгъзасы Рәхимулла Гарифуллин сугышта катнашкан батыр якташлар турында мәгълүмат бирүебезне сорап еш мөрәҗәгать итә. Монда аларның туганнарын ачыклыйсы килүен дә, авыл-бистәләрдә шул шәхесләрнең исемнәрен үз тарихларына теркәп куюларын да тели ул. Кыскасы, һәр җирлек үз геройларын белергә тиеш, дигән принцип белән яши. Бәлки әле аларның туган якларында туганнары исән-саулардыр, бу кеше ләр турында мәгълүмат лары да күбрәктер. Шунысы да бик мөһим.

 
Менә шундыйларның берсе – 1907 елда Норлат районы Акъегет авылында туган, сугышка Фрунзе шәһәреннән алынган, ветеринария хезмәте майоры Хәйретдин Шәмсетдин улы Әлмиев Бөек Ватан сугышында батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «II дәрәҗәдәге Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнгән.


Казан университетын тәмамлап, ветеринария фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсенә җиткән, Кыр гызстан зооветинститутының патология анатомиясе кафедрасы мөдире булган Хәйретдин Әлмиевнең 100дән артык фәнни эше булуы билгеле. Аның җитәкчелегендә 5 докторлык эше һәм 10 кандидатлык диссертациясе якланган. Сугыш чорында ул 487нче армия ветлаза ретының хирургия бүлеген җитәкләгән.


Әлбәттә, болар барысы да Рәхимулла Кәлим улы тарафыннан Интернет челтәре аша эзләп табылган бик коры һәм саран мәгълүматлар гына. Батыр милләттәшләребез турында күбрәк беләсе иде дә бит.
Рәхимулла Гарифуллин үзе эз табар буларак, хәбәрсез югалган кызылармиячеләр, Советлар Союзы герое исеменә тәкъдим ителеп, аны ала алмаган һәм шулай ук полковниклар һәм генерал якташлар турында мәгъ лүматлар туплау белән дә шөгыльләнә. Аларның исемнәрен без газета бит ләрендә, мөмкинлек булган саен бас тырып чыгарабыз. Сугыш җиле ка гылмаган берәр гаилә булдымы икән ул заманда? юктыр.

Бөек Җиңүне якынайткан шәхесләрнең исемнәре әле булса да ачыкланып бетмәгән. Аларның, һичьюгы исемнәрен һәм хезмәтләрен соң булса да уң булсын дип, якташларына хәзер якынайтасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев