Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ике вакыйга өч шатлык тудырды

Кичә Кече Шырдан авылы музей-китапханәсендә Олы Шырданда туып үскән язучы һәм шагыйрь Ирек Сафинның "Дәрьяларда ялгыз җилкән" дип аталган чираттагы яңа китабы тәкъдир ителде.

Китапта язучының повестьлары, соңгы елларда язылган шигырьләре урын алган. Басма югары сыйфатлы итеп басылган, кулга алу да күңелле.
Китапны бастыруны Ислам Закиров үс өстенә алып, бик зур игелекле эш башкарган, бик зур рәхмәт, Ислам Искәндәрович!
Аннары шырданлылар табын артына җыелып, Каюм баба рухына дога кылдылар. Абыстаебыз Гөлсәрия Хәйруллина Коръән сурәләре укыды. Кичә шулай ук Казанда яшәүче Музыка Наталья Викторовна да гаилә китапханәсен музей-китапханәгә бүләк итте. Мең рәхмәт Сезгә, Наталья Викторовна!

Китапханә фонды көннән-көн тулылана. Шулай ук Асия Наилевна бик күп балалар китапларын алып кайткан иде. Рәхмәт, Асия Наилевна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев