Бүләкне Рөстәм Уразовка бүген Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Шәүкәт улы 25 елдан артык безнең районның авыл хуҗалыгы тармагында эшли. ООО «ВЗП Заволжья» механизаторы үз һөнәрен чын күңелдән ярата, ул тәҗрибәле хезмәткәр генә түгел, яшь коллегалары өчен остаз да.
Менә шундый кешеләр безнең районда эшлиләр! Сәламәтлек һәм яңа уңышлар телим!
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев
Нет комментариев