Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында балык үрчетәләр

Ниндиен бит әле, Африка җәенен!

Карагуҗа җирлегендә балык үрчетү фермасы ачылды. Безнең район өчен моны ятрак шөгыль диикме соң инде? Шуңа да зур кызыксыну белән юлга кузгалдык. Ферма дигәннәре Күлбаш авылыннан ерак түгел, бик матур урында, табигать кочагында урнашкан.

– Без бу адымга ун еллап килдек. Эшне башлап җибәрү өчен башка ра йоннарда җирне арендага алып карадык, никтер барып кына чыкмады. Менә шушы урынны ике ел элек сатып алдык һәм бер күрүдә яраттык. Коллегам Камил Әхмәров белән нигез салдык. Маймычларны үзебез чыгарабыз, 6 ай эчендә алар уртача 1,5 - 2 килограммга кадәр үсә. Скважина суын кулланабыз, анда балыклар үзләрен бик яхшы хис итә, – дип сөйли «Рыбное место» ҖЧҖ җитәкчесе Илдар Сафиуллин.
Предприятиене ачу чарасында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты
– Бу төр хезмәт аерым якын килеп, бирелеп эшләүне таләп итә. Тәҗрибәле җитәкче, көчле команда белән бу юнәлеш алга китәчәгенә, балык фермасы үсеше тотрыклы булачагына ышанам. Ә без исә, муниципалитет буларак, кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер, – дип билгеләп үтте район башлыгы Михаил Афанасьев фермерларга башлангычларында уңышлар теләп.
– Бу әле башы гына, без монда авыл хуҗалыгы кооперативы булдырдык һәм киләчәктә күп профильле җитештерүне күздә тотабыз. Эксперимент буларак топинамбур утырттык, аны эшкәртәсебез килә. Алга таба планнарга килгәндә, Зур Ключи авылында мәрсин (осетр) балыгы үстерүче кооператив әгъзалары белән хезмәттәшлек итү турында килештек. Балыкларны эшкәртү өчен шунда алып барачакбыз. Суыткыч җайланмалар да каралган һәм беренче кибетебезне дә әлеге җирлектә ачарга телибез. Гомумән, кибетләр челтәрен җәелдереп, Казанда да ачарга исәп бар, – дип планнары белән уртаклашты Илдар Сафиуллин.
Димәк, якын киләчәктә Яшел Үзән районында үстерелгән җәен балыкларын кибеттән алып ашау мөмкинлеге дә булачак. Ә яңа җитештерү предприятиеләре ачылганда авыл халкына эш урыннары булдырыла дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X