Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гомер юлдашың белән тигезлектә, бәхетләргә уралып яшәүдән дә куанычлырак тагын нәрсә бар?!

Без үскәндә «Күршең үзеңнән яхшы булсын» дигән гыйбарәне әнием авызыннан еш ишетергә туры килә иде. Сүзләрнең асылына, билгеле, үзең тормышка чыккач, үзең дә гаиләле булып кемнеңдер күршесе булгач кына инанасың икән ул.

Шәһәрдә билгеле, күрше-күршене белми, иртән китәбез дә, кич кайтып, фатирыбызда бикләнәбез. Очрашсак та, шул эшкә барганда яисә кайтканда гына күрешеп, ым кагып исәнләшеп кенә китәсең. Ә авылдагы тормышны күршеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Кайвакыт ул туганыңнан да якынрак була әле. Кирәк әйберең бетсә дә аңа керәсең, шәһәргә китсәң йортка күз-колак булырга да аларга әйтәсең…

Безнең күршеләребез – Ногъмановлар гаиләсе авылда, районда гына түгел, республикабызда мактап, горурланып сөйләрлек. Гаилә башлыгы Фәндияр абый белән Зәйтүнә ападан күпләр үрнәк ала, аларга карап соклана. Сокланмаслык та түгел, 53 ел иңне-иңгә куеп, 3 кыз тәрбияләп үстергән алар. Быел Фәндияр абый да 80 яшен тутыра, сөбеханАллаһ күз тимәсен.

Фәндияр абыйның әтисе Фәиз Югары Урысбага авылында күп балалы гаиләдә туган. Сәүдә белән шөгыльләнгән, Үзбәкстаннан тукымалар кайтарткан. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, 1933 елда авылыбыз кызы Өммегөлсемгә өйләнә. Казанда «Спартак» фабрикасында эшләп, шунда гомер кичерә яшь гаилә. Бер-бер артлы өч балалары туа. 1941 елда гаиләсе белән туган авылына күченеп кайта, үзе Казанда күпмедер вакыт әле эшләп йөри. Тыныч тормыш үзенчә дәвам иткән дә булыр иде. Тик илебезгә олы кайгы килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Фәиз абый да 1941 елның августында фронтка алына. 33 яшьлек сержант 1942 елның 20 ноябреннән 1943 елның 3 июленә кадәр Көньяк-Көнбатыш фронтта хезмәт итә, Сталинградтагы каты бәрелешләр вакытында башы нык яралана. Шуннан соң, яралы Фәиз абый Казанга, госпитальгә кайтарыла. 1944 елның көзенә кадәр хастаханә юлларын таптап, солдат тернәкләнә. Бу вакытта дүртенче уллары, күршебез Фәндияр абый дөньяга килә. Сәламәтлеге яхшыргач Фәиз абый авылга кайтып китми, ә танкистлар әзерләүче дүрт айлык курсларны тәмамлый, өлкән сержант исеменә лаек була. Ә 1945 елның 25 февралендә кабат яу кырына китә. Казаннан Ростов-на-Дону, аннары Украина аркылы Германия белән Польша чикләрендә барган сугышларда Т-34 танкында, танкист булып катнаша. 1945 елның 19 апрелендә Берлин янындагы каты бәрелешләр вакытында аларның танкларына снаряд эләгә, Фәиз абый кабат каты яралана. Бу вакытта Бөек Җиңүгә берничә адым – 20 генә көн калган була. Шул рәвешле, Фәиз абый Берлинга аз гына барып җитми кала. Бу юлы аягына зыян килә. Озак вакыт хәрби госпитальләрдә ятып чыгу да ярдәм итми, аякларны саклап кала алмыйлар, тездән кисәргә туры килә. Сугыштан соң Фәиз абый туган ягы Югары Урысбага авылына әйләнеп кайта. 1945 елда күрсәткән батырлыгы өчен ул «Кызыл йолдыз» ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германия өчен сугышта Җиңү өчен» медале белән бүләкләнә. Авылга кайткач, Өммегөлсем белән тагын 3 балалары дөньяга килә.

Гомер үз җае белән шулай тәгәри, балалар бер-бер артлы үсеп, төрлесе-төрле якка тарала. 1944 елда туган Фәндияр абый башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1963 елда армия сафларына алына. Казахстанның Карагандин өлкәсендә хезмәт итеп, туган якларына кайта. 1966 елдан авылыбыз колхозына машина йөртүче булып эшкә урнаша. Төп йортта, әтисе Фәиз абый белән Өммөгөлсем апа янында кала ул. Яшьлекнең иң гүзәл чагы. Тотса тимер өзәрдәй егетне язмыш күрше Норлат авылы кызы Зәйтүнә белән очраштыра. Беренче күрешүләре Илһам Шакиров концертында була. «Мин Норлат балалар бакчасында эшли идем. Норлатның чәчәк аткан чаклары. Яшьләр дә күп. Танылган татар артистлары еш килә иде. Менә шул концертларның берсендә урыннарыбыз янәшә туры килде», – дип искә ала ул көнне Зәйтүнә апа. Билгеле инде, урыннарның бергә туры килүе очраклы гына булмаган. Фәндияр абый колхоз рәисе Рифкат абыйның шоферы, ә Рифкат абыйның хатыны Сәкинә апа Норлат кызы. Менә аларның хәйләкәр планнары Фәндияр абый белән Зәйтүнә апаны кавыштыру булгандыр да, мөгаен. Аллаһ Тәгаләнең дә «Амин» дигән вакытына туры килгәндер. Яшьләр дә бер-берсен ошата. Егет Урысбага белән Норлат арасы юлын озак таптамый. Тимерне кызуында сугарга өйрәнгән Фәндияр абый, дүрт ай очрашып йөргәннән соң, Зәйтүнә апага тәкъдим дә ясый. Шулай итеп, 1971 елда Урысбага авылында Фәндияр белән Зәйтүнә гаиләсе барлыкка килә. Төп нигездә каенана-каената белән дус-тату гомер кичерә алар. 1972 елда олы кызлары – Лилия, 1976 елда уртанчысы – Ләйсән, ә 1983 елда Фәния дөньяга килә.

«Әти сугыштан соң аяксыз кайткач, гомеренең күп вакытын хастаханәдә үткәрде. Безне күбрәк әни тәрбияләде», – ди Фәндияр абый. «Әнкәй чисталык-пөхтәлек яратучы хатын иде. Күп әйбергә мин дә аннан өйрәндем. Фәндияр дә әнкәй кебек, эштән кайткан киемнәрен какмыйча өйгә керми дә иде ул», – дип сүзгә Зәйтүнә апа кушыла. Зәйтүнә апа да озак еллар авылыбызда дәрәҗәле урында эшләде, Урысбага авылы Советы сәркатибе вазифаларын башкарды. Аңа кадәр күрше Бәчек авылында укытучы, аннары Урысбагада китапханәче булып эшләгән. 1984 елдан башлап 2006 елга кадәр авыл Советы сәркатибе – гел кеше белән эшли торган хезмәттә булган ул. Моннан тыш, төп йортта килен – бар эш тә Зәйтүнә апада. Атна саен туган-тумачаларны каршы алып, кунак итү дисеңме... Әле Зәйтүнә апа Фәндияр абыйның әти-әнисен дә кадер-хөрмәт белән тәрбия­ләп, соңгы юлга озата. Фәиз абый 1981 елда, Өммегөлсем апа 1995 елда бакыйлыкка күчә. «Хатыным Зәйтүнәгә мин бик рәхмәтле. Әти-әниләрне соңгы сулышларына кадәр карады. Моннан тыш, әтинең апасы Миңникамал апа да 7 ел безнең тәрбиядә булды. Авыл җирендә хуҗалыкта да эш күп, балалар тәрбияләү дә аның җилкәсендә булды. Ләкин Зәйтүнәнең зарланып утырганын хәтерләмим. Бик көчле рухлы, сабыр хатын ул», – ди Фәндияр абый.

Икесе дә халык арасында эшләгәч, Ногъмановлар йортына авылдашларның сукмагы өзелми...

Руфия Ишметова-Мөхетдинова.
Урысбага

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 34нче санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев