Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Фәһимә Сибгатуллина: «Үземнән соң истәлек булып калсын!»

Юынчыда гомер итүче гаҗәеп уңган, булдыклы ханым Фәһимә Сибгатуллинаны тирә-юнь авылларда яшәүчеләр дә яхшы белә.

Чөнки ул үтә тырышлыгы, үҗәтлеге белән башкалардан аерылып тора.
Фәһимә ханым белән без моннан ун еллар элек үк таныш. Ул чакта күпләп кош-корт үстерүен, мал-туар тотуын күреп, гаҗәпкә калып кайткан идек. Бу очрашуыбыз да беренчесеннән ким булмады, ничә еллар дәвамында булдырган хезмәтен күреп, кабат шаккаттык. Булса да булыр, ну моның кадәр тиктормас, бар яктан универсаль кеше булмас! Гәрчә гомере буе шәһәрдә яшәп, эшләп, лаеклы ялга чыккач, дүрт стена эчендә тынычлап кына да гомер итә алыр иде бит. Юк, ул җиңел юлны сайламый. 18 ел элек туган нигезгә – Юынчыга кайтып, ире Нәфыйк белән әти-әни йортын торгызып, бөтенләй яңа тормыш башлый. Хәзер исә калага барса, ярты көн дә тора алмый, авылына кайтасы килә аның.
Бүгенге көндә тавык, каз-үрдәкнең күпме үстергәнен сорап та тормадык, шунысы билгеле, ул аларны яратып, бар күңелен биреп тәрбия ли. Йокыдан иртә тора, башкача булуы мөмкин дә түгел. Су буе чиратка тезелгән эшне башкару өчен тәүлекнең 24 сәгате генә җитми аңа. Без килгән көнне, мәсәлән, иртәнге өчтә торып камыр ризыклары пешергән, Күгәйдән кунаклар көтә иде. Гомумән, киң күңелле хуҗабикәдән кеше өзелеп тормый, эш дип кенә түгел, дусларын, туганнарын тәмле ризыклары белән сыйлап, кунак итәргә дә вакыт таба ул. Һәм өстәлендәге һәр ризык Фәһимә апаның күңел җылысын биреп әзерләнгән була. Кибеткә бик сирәк йөри, бакчасында иртә яздан караңгы көзгә кадәр үстергән яшелчәдән, җиләк-җимештән ниләр генә ясамый. Хәтта тәмләткечләре, борычы да үзенеке.
– Бик иртә торсам да, йокым килми. Берүзем акрын гына кыймылдыйм. Сәламәтлегем какшаган вакытта гына азрак туктап тордым, ике операция кичердем. Бүген шөкер итәрлек. Ялларда кызым, ирем кайта. Иртә яздан яшелчә үсентеләрен үстерәм, кәбестәнең генә дә алты төрлесен утыртам. Җәй буе тәрбиялим, чүп утарга да яратам бит мин.
(Язманы тулысынча газетабызның 38нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев