Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Эшемне ак яулыклы апалар фатихасы белән башладым»

2013 елдан башлап, ел саен 21 апрельдә илебездә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

РФ Президентының 2012 елның 10 июнендә чыккан 805нче номерлы указында әйтелгәнчә, яңа дата календарьга «җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатларында» кертелә.
Районыбызда җиң сызганып хезмәт итүче барлык җирлек башлыкларын шушы һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз! Без аларның нинди шартларда эшләүләрен һәм бернигә карамыйча, вазифаларының авыр йөген тартуларын беләбез, шуңа хезмәтләрендә җиңел лекләр, кешеләрнең, җитәкчеләр нең аңлаучан һәм ярдәмчел булуларын, максатларының тормышка ашуын, уңышлар телибез.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә, безнең районда хатын-кыз җирлек башлыклары сафы тагын бер нәфис зат ка артты бит әле. Карагуҗадан Марат Минһаҗевны мәдәният идарәсе җитәкчесе итеп алгач, анда берара урын буш торды. Һәм бик күптән түгел, ниһаять, җирлек башлыгы билгеләнүе турында газетабызда яңалык биргән идек. Әйдәгез, яңа җитәкче белән якыннанрак танышыйк.
Раилә Фирдәвез кызы Хөснетдинова Азнакай шәһәрендә туып үскән. 29 яшь. Әйе, дөнья күргәннәрнең, бигрәк яшь, балакай, булдырырмы икән инде, дип әйтерлеге бар. Җиңел булмаячак. Димәк, тәҗрибәле авыл халкына аңа һәрьяклап терәк булырга, ярдәм итәргә сәбәп бар. Шулай булыр дип, бик тә ышанасы килә. Сүз сөйләп, дөнья бутап, аяк чалып йөрүчеләр булмасын, яшь кешегә үзен һәм эшен күрсәтергә мөмкинлек бирелсен иде.
Каян килеп чыккан инде ул безнең якларга, дигән сорау да тугандыр, мө гаен бу мизгелләрдә. Азнакай кайда да, Карагуҗа кайда?! Әллә нинди ерак араларны да юк итүче бер нәрсә бар бездә – ул да булса мәхәббәт. Менә шул хис шә һәрдә туып-үскән Раиләне авыл килене итә дә куя. Алар Илгиз белән интернет аша таныша. Ике ел бер-берен сынап, очрашып йөргәннән соң, кавышалар. Илгиз гаиләдә төпчек бала булганлыктан, авылда калырга карар кыла. Шулай итеп, Карагуҗада тагын бер яшь гаилә арта.
(Язманы тулысынча газетабызның 27нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев