Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

"Чиста Мәчет"

Авылыбызның уртасында урнашкан "ГАЛИМ" мәчетендә Корбан Гаете алдыннан, "Чиста Мәчет" дип аталган өмә оештырылды.

Кызу эш өсте булуга карамастан иң актив авылдаш хатын-кызларыбыз мәчетне юдылар, җыештырдылар.

Зөлхиҗә аена кердек. Бу айның фазыйләтләре турында аерым сөйләшү дә артык булмас, чөнки зөлхиҗә динебездәге иң олы ике бәйрәмнең берсе - Корбан гаете, ә димәк, хаҗ кылу һәм корбан чалу ае.
Бу айны динебезне дәгъват итеп, сөннәтләрне үтәп яшәргә омтылсак, тормышның авыр, мәшәкатьле һәм ыгы-зыгылы булуына карамастан, йомшак күңелле, тәмле сүзле, миһербанлы-шәфкатьле ,игелекле булырга тырышсак, изге сәдака биргән шикелле әҗер-саваплы булырбыз, инша Аллаһ!

Шушы өмәдә катнашкан барча авыллдашларыбызга иң олы рәхмәтлэребезне җиткерәбез. Үзегезгә исәнлек,гаиләләрегезгә иминлек,тигезлектә яшәргә насыйп булсын.

Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев