Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Бу көннәрдә нәкъ менә шушы сүзләрне кабатлыйсы килә.



Апрель ае – шигърият, Тукай ае. Олы Яке мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган "Безнең Тукай" дип аталган кичә узды.

-Кичәдә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләштек, шигырьләрен укыдык. Бәйрәмебез татар халкының гимны булган "Туган тел" җыры белән тәмамланды, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.


Нет комментариев