Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бу клуб кына түгел – тулы бер комплекс

Бәхәсле урын: Күгештә мәдәният үзәген төзү эшләре башланды.

Инде артка юл ябык һәм бернәрсәне дә үзгәртерлек урын калмагач, нигә кабат бу турыда сүз кузгатып торырга, шулай бит. Әмма гамәлгә ашырыласы проектның, каршылыклы булуына карамастан, кешеләргә алга таба уңайлыклар һәм шатлыклы чаралар чыганагы булып хезмәт итәчәгенә ышанасыбыз килә. Яңарыш гомер-гомергә авыр кабул ителгән инде ул.

Газетабызда басылган, Күгеш авылында яңа клуб төзелеше, дөресрәге, аны төзү өчен сайланган урын мәсьәләсенә багышланган мәкалә ахырында, сезнең белән уртаклашасы килгән фактларыбыз бар, дигән идек. Шуңа күрә, бу язмамны шуның дәвамы буларак кабул итегез.

– Күгеш авыл җирлегенең төзелеш зоналары картасында иске мәдәният йорты урнашкан урын авыл хуҗалыгы билгеләнеше итеп түгел, ә иҗтимагый эшлекле зона (ОД1) буларак билгеләнгән, – дип аңлата юристлар.

Чыннан да, җир кишәрлегенең урнашу схемасын раслау турындагы документның икенче пунктында иске клуб астындагы җир шулай исәпләнә, әмма өченче пунктта инде әлеге территориядә авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген оештыру гына мөмкин, дип язылган. Закон буенча клуб төзергә ярамый дигән сүз. Хәзер миңа бу сүзләрем өчен күңеллләреннән генә таш атучыларга һәм төзегәннәр бит әле, әнә тора, беркемгә комачауламый, диючеләргә аңлатма биреп үтәм. Әйе, моннан 60 ел элек, колхозлар чәчәк аткан вакытта, барысы да башкача булган. Җир комитеты 1994 елда гына торак пунктларның чикләрен билгеләү эшен башлады, ә 2006 елда Яшел Үзән районы чикләре тулысынча билгеләнде. Һәм әлеге территория клуб төзү өчен, чыннан да, яраклы түгел.

Зонаны үзгәртү вариантлары юкмы икән ни, дигән сорау туар. Вариантлар бар, алар, хәтта, ике. Бу – яки иске бинаны реконструкцияләү, барлык коммуникацияләрнең тузуын исәпкә алып, бинаның үзен төзекләндерү яңасын төзүгә караганда да кыйбат ракка чыгачак. Өстәвенә, җире авыл хуҗалыгы билгеләнешендә һәм анда реконструкция ясарга рөхсәт итүләре икеле, чөнки проект буенча яңа клубның мәйданы искесенекенә туры килми. Яки Күгеш авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертергә һәм иске клуб участогын торак пунктлар җирләре категориясенә күчерергә кирәк.

Бу вариантны җентекләбрәк карарга тәкъдим итәм. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына сорау биргәч, аннары җитәкче Анна Алексахина белән шәхсән сөйләшкәндә түбәндәгеләрне ачыкладык:

– Әлеге процедура вакыты буенча бер елдан өч елгача сузыла. Моннан тыш, төзәтмәләр кертү процедурасын төгәл үтәргә кирәк булачак. Болай итмәгәндә проект һәм гаризаны расламаячаклар, – дип аңлатты ул.

(Язманы тулысынча газетабызның 83нче санында укый аласыз.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Килешергә кирәк инде авыл халкына, барысы бергә булгач, уңайлыракта булачак әле.Дөнья болай барса, кем йөрер әле ул клубка, ә, яшьләр күрше авылга да барганнар әле!