Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүләккә - машина

Норлат Сабан туенда көтелмәгән сюрприз булды: «Каздорстрой» директорлар Советы рәисе Равил Гарипов авыл халкына менә дигән бүләк ясады, ягъни Норлат участок дәваханәсенә өр-яңа машина бүләк итте.

– Дәваханәгә килгән авыруларны табиблар һәм шәфкать туташлары тагын да яхшырак карарлар дип ышанып калабыз. Кеше өчен иң зур байлык – сәламәтлек. Шуңа да, барчабыз да исән-сау булыйк, ел саен шушы мәйданда – Сабан туйларында очрашулар насыйп булсын. Бу бүләк безнең коллективтан,– дип, Равил әфәнде баш табиб Илсөяр Таһировага машина ачкычын тапшырды.
Шәп бүләк, сүз дә юк, әлеге техника медицина хезмәткәрләренең эшен күпкә җиңеләйтер дип ышанасы килә. Котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев