Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Битараф булмыйк: авылны матурлау үзебездән тора

Халык җыеннары соңгы елларда эчпошыргыч бер рәсми җыелыш буларак түгел, ә бәйрәм кебек уза.

Олы Ачасырда да авылның күрке – «Зөбәрҗәт» ансамбле кызлары килгән халыкны татар җырлары һәм гармун моңы белән каршы алды. Үз хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлектән ясалган күргәзмәдә җаның теләгәнен сатып алырга мөмкин иде. Олы Ачасыр мәктәбе укучылары исә, кунакларга республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үз чыгышларын тәкъдим итте.

Җыенның рәсми өле шендә сүзне авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин башлады һәм 2020 елга нә тиҗә ясады. Иң әүвәл узган җыенда күтәрелгән проблемаларның үтәле шенә тукталды. Һаман да ачык килеш калучы сораулар арасында – урам этләре, «Нур» ширкәтенең сөт акчасын түләмәве, балтырган үләне белән көрәш (ел саен чабылса да), мәктәпкә ремонт ясау кала һәм контрольдә тора.

Олы ачасырлылар үз салым акчасын 500 сумнан җыя. Бу акчага узган ел 670 метр юлга вак таш җәелгән һәм ирекле янгын сагы бинасы утына, машинага бензин алуга, 6 данә контейнер мәйданчыгы ясауга һәм смета документлар өчен тотылган. Калган 90 мең сум агымдагы елда кулланылачак.

– 2020 ел авыр узды дисәк тә, авыл өчен шактый гына күңелле вакыйгаларга бай булды. Халыкның бердәмлеге һәм ига нәчеләрнең ярдә ме бе лән күл чистартылды, тирә-юненә ком җәелде, быел исә, агачлар утырту, төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Шулай ук, узган ел үзсалым акчасына Ко оперативная урамында кое яңартылган иде. Рәмис Фәтхуллин җитәкчелегендә шушы урамның ир-егетләре тирә-юнен киртә белән әйләндереп алды, таш түшәде, утыргычлар ясады. Матди яктан ярдәм итеп, кул көче белән тырышлык күрсәткән авылдашларга ничек итеп рәхмәт әйтмисең инде, – дип сөйли Марат Гатиятуллин.

(Язманы тулысынча газетабызның 9 санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

52

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев