Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүгенге тормышыбыз булдыклылар белән матур шул.

Авыллардагы бизәкле капка-коймаларга, матурлап эшләнгән рәшәткәләргә карагач та, матурлыкка акча кызганмый бездә халык, дип уйлыйсың.

Тимердән чокып, бөгеп эшләнгән капка-коймаларны элек аны байлар гына куйган. Ә хәзер биш капканың өчесендә шундый бизәкләр. Бертөсле дигәннәре дә бер-берсеннән нәрсә белән булса да аерыла, чөнки һәркайсына да күңел җылысы салынгач, кабатланмас, үзенчә матурлык туа. Өстәвенә әле ясавы да бик тиз: сүткәннәрен дә, корганнарын да күрми каласың.

Элеккеге тимерчеләр кебек кызу мич алдында тимер төеп утырмый осталар. Моның өчен махсус станокларда эшлиләр. Капка-коймаларга куела торган озын, метрлы бизәкләрне дә, чәчәкләрне дә станокта гына "чыгаралар". Шулай да, күз карашын иркәләрлек матур бизәкләр чыксын өчен шактый гына күз нурын һәм кул көчен түгә алар.

Чыганак: Мулла Иле мәдәният йортының Вк төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X