Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Васильевоның “Җәмигъ” мәчетендә Камал театры актерлары катнашында ифтар мәҗлесе узды

Иң элек мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиулла Васильево бистәсенең тарихына күз салды. Шул исәптән, “Җәмигъ” мәчете барлыкка килү турында искә төшереп узды.

Театр актерларының сораулары күп иде. Шул исәптән татар мәктәпләре турында да.

Васильевода 1992 елда барлыкка килгән беренче татар мәктәбе турында тәүге директор Мәүлиха Вазыйхова сөйләде.
Галиәскәр Камал театры актерлары берничә тапкыр Васильево татар мәктәбендә булган иделәр. Һәм боларның барысы да Рөстәм хәзрәт ярдәме белән.



- Беренче тапкыр мин Фәнис Җиһанша телефонын таптым һәм шалтыраттым. Рәхмәт аңа, ул баш тартмады һәм Васильево татар мәктәбе укучылары белән очрашырга ризалашты. Шуннан безнең дуслык башланды да инде.



Әңгәмәдән соң актерлар һәм Рөстәм хәзрәт Коръән сүрәләрен укыды. Раил Шәмсуаров азан әйткәч, җәмәгать намазын укып, ашауга керештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев