Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген, Мулла Иле мәктәп укучылары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында изге эш эшләделәр

Һәйкәл алдын кардан чистарттылар. Бу изге эшкә 6, 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары укытучылары белән үз өлешләрен керттеләр.

Һәйкәл 1983 нче елда, мәдәният йорты территориясендә куелган. Күп вакыт үтүгә карамастан, һәйкәл бүгенге көндә дә киләчәк буынны тәрбияләүдә башлангыч нокта булып тора.

Һәйкәл янында митинглар, хәтер көннәре, Батырлык дәресләре уздырыла. Без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, җәен һәйкәлнең киртәләрен буяп, матурлыйбыз, алдына төрле чәчәкләр утыртабыз. Кышын кардан чистартып торабыз.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел була. Хәзерге тыныч тормышта бәхетле яшәвебезгә, без әби-бабайларыбызга бурычлы. Безнең бурыч җиңүгә үз өлешен керткән барлык халыкларны хөрмәт итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев