Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Безнең якның кияүләре дә талантлы

Быел танылган тележурналист, җырчы һәм конферансье Илдар Кыямовка 50 яшь тула. Ул безнең район өчен кияү буларак бик тә якын (хатыны – танылган журналист Мөршидә Галләм кызы Закирова – Олы Шырдан авылыннан).

Илдар әфәнденең уңышларына безнең якташлар да чын күңелдән сөенә. Уңышлар димәктән, былтыр ел азагында гына авторның «Җыр ларымда – җирсүем» дип аталаган өр-яңа шигырьләр китабы басылып чыкты. Автор әйтүенчә, шигырьләрнең хәйран гына өлеше Шырданда ял мизгелләрендә язылган. Яңа китаптан кайбер шигырьләр нәкъ безнең район, аның кешеләре, тарихы, табигате хакында... Илдар Кыямовның киңкырлы иҗади эшчәнлеген хөрмәтләп, «Татарстанның атказанган сәнгать эшлелесе» дигән мактау лы исем дә бирелде.

Районыбыз кияве тагын бер игелекле проектка алынмакчы – гаиләләре белән бергәләп Олы Шыр дан авылы тарихы турында китап язарга ниятлиләр. «Бу уңайдан яшел үзәнлеләр, шырданлылар үз истәлекләрен, элеккеге фотоларын уртаклашса, кызыклы тарихи вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерсә, без барлык якташларга рәхмәтле булыр идек!» – ди Илдар Кыямов. Юбилярны кайнар котлап, нык исәнлек, иҗади уңышлар, куанычлы гомер телибез.

Баянчысыз үткән
Сабан туе
(Яшел Үзән районы, Олы Шырдан авылының талантлы баянчысы Гомәр Хәлиловның якты истәлегенә)
Сабан туе. Авыл шау-гөр килә,
Мәйдан дәртле, көләч, комарлы.
Уен кыза, ә көч бирүченең
Һәммәсенең куллар йомарлы.

...Бәйрәмнәрнең гел түрендә булган
Авыл баянчысы юк бүген...
Сабантуйга кадәр бакый йортка
Иңдерделәр аның җәсәден.

Кайгы белән шатлык янәшә шул...
Халык бәйрәм итә, сөенә.
Киләчәктә кемнәр уйнар инде
Туры китереп күңел көенә?!

Уены белән сөендерә белде,
Моңландыра белде моңлыны.
Тормышы да тоташ моң иде шул,
Таба алмас халык мондыйны.
Җанны айкый-айкый уйный идең,
Нур өстәлә иде йөзеңә.
...Моңлыларны сөя ахры Ходай,
Иртә алды сине үзенә.

Гаҗәп, кодрәтле бер зат идең,
Кузгаталдың күңел давылын!
...Ә мәйданда тәүге Сабан туе
Баянчысыз калган авылның...
(1997)

Бишбатман
Зөя ярларында урыс аулы,
Аталышы нурлы – Бишбатман!
Бу исемдә шанлы чорлар өне,
Еллар иңерәве мең катлам.

Кимсетелгән тарих эзе яши
Төрки йортның һәрбер чатында.
Мөэминнәрнең бакый өе калган
Бишбатманның чиркәү астында.

Кичерегез безне, бабакайлар,
Рухыгызны борчый ят аваз...
Татар атлы урыс авыллары –
Үксез үткәннәрдән кайтаваз.

Нишләп икән шундый
кадерсезлек,
Каберсезлек безгә тиң–таман?!
... Зөя–суга яшен түгә-түгә
Һаман җавап көтә Бишбатман...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев