Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Башкаларны шатландыру бәхет

Изге Рамазан аенда бер игелекнең савабы 70 мәртәбә арта, димәк шушы кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Аллаһ Тәгалә бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз.

Шөкер, авылдашларыбыз арасында миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Менә әле Рамазан ае уңаеннан быел да Яшел Үзәндә яшәүче Раушан һәм Фәния Фәсхетдиновлар авылыбызның ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, ялгызларга азык-төлек салынган пакетлар таратты. Шулай ук мәчеткә, йорт салучы Фәнис Гариповка матди ярдәм күрсәтте. Авылдашлар үзләрен шулай искә алып зурлаганнары өчен Раушан абый белән Фәния апага чиксез рәхмәт әйтеп, дога кылды.
– Аз гына яхшылык эшләп тә, зур савап алырга була. Бу очракта да шулай, авылдашларның рәхмәтле, шатлыклы йөзләрен күреп, үзебез дә сөенеп куйдык. Фәсхетдиновлар гаиләсе даими ярдәм итеп тора. Рәхмәттән башка сүзебез юк. Рамазан аенда кылган игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, – дип сөйли Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.
Менә шулай, үзләреннән өлеш чыгарып, тирә-юньдәге ләрне дә куандыручылар бар арабызда. Аларның яшәү рәвешләре күпләргә үрнәк булырлык.
Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә: авылларда азан тавышлары тынмасын, һәммәбез дә сау-сәламәт булып, изгелек кылып яшәсәк иде.
Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев