Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Балык тота яр буенда, җәй аенда балыкчы

Балык «җене» кагылган кешеләр бар инде. Кайсыдыр су буенда күңеле белән ял итү, дөнья мәшәкатьләреннән арыну, уй-фикерләрен җайга салу, табигатьне тыңлау өчен кармак тотып утыра.

Ә кемгәдер балыкны тоту, тартып чыгару һәм янындагы чиләккә салу процессы ошый.

Бәчектә дә бар шундый кеше. Менә әле кичә генә берсе 5 килограммнан артык, берсе 3 килодан артык ике сазан тоткан. Комсызланмый ул, бернинди законны бозмый гына, кармак белән генә йөри: «Ятьмә белән тотуның кызыгы да юк аның, кармакка эләккән шундый саллы балыкны тартып чыгаруы үзе бер ләззәт», - ди һәвәс балыкчы Рәдиф Әхмәдуллин.

Гадәттә, балыкчыларны алдаларга бик оста халык, дип көләләр. Әмма фотоларда үзегез күреп торасыз, бер ялгансыз 5 килограммлы! Яңа тотылган балыкны әзерләп ашаулары да, аның тәме генә дә ни тора бит! Авыз сулары килә, прәме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев