Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Балаларның яллары файда белән уза

Соңгы вакытларда авылларда мәдәният йортлары балаларның каникулларын җанлырак һәм файдалырак итеп уздыруга зур өлешләрен кертә.

Социаль челтәрләрдәге төркемнәрне кереп карасаң, искитәрлек!
Әллә нинди кызыклы чаралар оештырып, узды рып куйган булалар. Һәр берсен газетабыз битләрендә яктыртып бару мөмкинлеге булмаса да, интернет киңлекләре бу эшне бик яхшы башкара.
Акъегет мәдәният йортында «Мастер шеф» кулинария түгәрәгенә йөрүче һәм шәһәрдән җәйге каникулга кайтучы балалар белән бик тәмле «эремчек ле түгәрәкләр» пешергәннәр.
Уңган-булган кызлар белән тел йотарлык ризык лар әзерләнеп кенә тора. Төрле, катлы салатлар да ясарга өлгергәннәр.
– Кызларның да өйрәнгәннәре бушка үтми, алар клубтан кайтуга өйдә әти-әниләрен, әби-бабайларын, туганнарын сөендереп, ясап караган ризыкларын пешереп сыйлыйлар, – ди Акъегет мәдәният йорты мөдире Фирдус Нотфуллин. – Кызларны мәктәптә пешерү серләренә технология укытучысы Фәүзия Әлмиева өйрәтсә, мәдәният йортында мондый осталыкка «Мастер шеф» түгәрәге җитәкчесе Рәшидә Борһанова төшендерә. Кызларга шундый актив, тырыш булулары өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булсыннар, әти-әниләрегезнең горурлыклары, зур булышчылары булып үсәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев