Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакча уңышыннан өлеш чыгару – савап

Иртә яздан бар күңел җылыбызны биреп үстергән яшелчә уңышы җыелып бетеп килә диярлек.

Әйе, җәй коры килде. Шуңа да, елдагыча без көткән күләмдә булмаса да, бәрәңгесе һәм башка төр яшелчәсе кыш буе ашарга җитәрлек. Алай гына да түгел, күпләр әле башка мохтаҗларга да өлеш чыгарырга җаен таба. Шушы көннәрдә Олы Ачасыр халкы мәчеткә гошер сәдакасы тапшырды.

Гошер — ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү исә — Ислам диненең өченче баганасы. Аллаһы Тәгалә тәннәребезне пакълау өчен ураза гыйбадәтен булдырса, малларыбызны пакълау өчен безгә зәкят сәдакасы бирүне фарыз иткән. Ул мохтаҗ гаиләләргә, керемнәре аз булган кешеләргә тапшырыла.

 

– Быел кайбер төр яшелчә алай уңмады, шулай да авыл халкы бик актив булды, гаиләләреннән өлеш чыгарырга җаен тапты. 50ләп кеше бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, чөгендер, кабак һәм башка төр яшелчәләр алып килде. Һәрбарчасына да рәхмәтлемен. Биргән сәдакаларының савабы булсын. Киләсе елга да, исән-сау булып, мул уңыш җыеп алырга насыйп, – дип сөйли Олы Ачасыр мәчете имамы Равил хәзрәт Кадыйров.

 

Бер машина яшелчә Яшел Үзән мәдрәсәсенә алып барып тапшырылды.

 

– Елдагыча, райондашларыбыз гошер сәдакасын бик теләп бирә. Беренчеләрдән булып, яшелчәне Олы Ачасырдан алып килделәр. Башка җирлекләрдән дә көтәбез. Безнең һәр мәчеттә мохтаҗлар исемлеге бар. Шуның буенча сәдаканы, килеп алырга мөмкинлеге булмаганнарга өйләренә барып таратачакбыз. Мәчеттән алып китүчеләр дә бар, – дип сөйли район мөхтәсибәте урынбасары Рамил хәзрәт Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев