Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл хуҗалыгы буенча без – икенче

Яшел Үзәндә 30 ел эчендә беренче тапкыр мәктәп төзиләр, ә Идел суы юган 80 гектар җирдә Идел аръягы зонасын Швейцариягә әйләндерәчәкләр.

Традиция буенча, хисап сессиясе башланыр алдыннан, ул узган атнада Горький исемендәге мәдәни үзәктә узды, ра йон башлыгы Михаил Афанасьев ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга күргәзмә буенча экскурсия үткәрде. Беренчеләрдән булып, Мадьяровлар гаиләсенең «Залесный» агрофирмасы «Индюжина» бренды астында җитештерә торган күркә ите продукциясен тәкъдим ителде.

Фәрит Хәйруллович «ПОЗиС» вәкиленнән Кытайның «Haier» компаниясе белән көндәшлек юкмы, дип кызыксынды. «Кайбер модельләр буенча, әлбәттә, кисешәбез», — дип җавап бирде Булат Хәсәнов. Ул «Спутник V» вакцинасын саклау өчен туры килә торган, электрон идарә блогы булган, суыткычны күрсәтте. Гомумән алганда, узган ел завод 1 млрд. сумнан артыкка медицина техникасы саткан.
Ә аннан соң, төп мәсьәлә – район башлыгы докладына күчтек:

– 2021 ел нәтиҗәләре буенча районның тулаем территориаль продукты
50 млрд сум тәшкил итә. Шуларның 14,6 млрд сумы – кече бизнес өлеше. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә барлыгы 23,8 мең кеше эшли, – дип сөйләде Михаил Афанасьев. – Элеккечә үк сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән яңа логистика комплексы ачкан ПОЗиС һәм 9 суднога нигез салган Горький заводы икътисадның нигезе булып кала бирә. Идел буе фанер-мебель комбинаты IKEA өчен 7 миллион табурет чыгарды. Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге проектына да зур өметләр баглыйбыз. «Яшел Үзән» территориаль-икътисади үсеш территориясендә 25 резидент 11,5 мең эш урыны булдырды һәм 8 млрд сум кертте, – дип сөйләде докладчы узган елгы уңышлары белән уртаклашып.

Шуны истә тотарга кирәк, 2021 елда җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акчалата кереме 9,1 млрд сум тәшкил итте — бу республикада икенче күрсәткеч. Район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча ТР лидеры булган «Майский» теплица комбинатын аерым билгеләп үтте: монда уртача 75 629 сум түлиләр. Җитешмәгән якларыбыз да бар. Районны шәхси ярдәмчел хуҗалыклар өчен гадел рәвештә сүгәләр, һәр дүртенче хуҗалык кына сыер тота. Фермерлар кооперативлардан чыга, дип билгеләп үтте район башлыгы һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә бу хәлләрне ачыкларга кушты.

– Мирный бистәсендә яшәүче балалы гаиләләр өчен төп шатлык – яңа мәктәп төзелү. Соңгы тапкыр мондый бина моннан 30 ел элек ачылган. Ниһаять, быел Мирный микрорайонында

1 224 урынга исәпләнгән мәктәп барлык ка киләчәк. Тагын бер күңелле яңалык – балалар поликлиникасы: аны авария хәлендәге торактан күчерү программасы барышында сүтелгән йортлар урынында шәһәрнең иске өлешендә торгыздылар.
Парламент җитәкчесе Михаил Павловичның күрше районда эшләү тәҗрибәсе зур булуын ассызыклады. Шулай да, әлегә Яшел Үзәндә проблемалар бар.

– Иң беренче мәсьәлә районда табиб лар җитми. Штатлар буенча комплектлаштыру – барлыгы 57% тәшкил итә. Уйланырлык! Пандемия беркая да китмәде. Киресенчә, кеше организмында башка авырулар баш калкыта. Бу мәсьәлә ничек хәл ителәчәк? Аңлашыла ки, бу – элекке җитәкчеләрдән калган койрык, әмма проблеманы хәл итү белән җитдирәк шөгыльләнергә кирәк. Әгәр дә исән булсам, киләсе сессиягә дә килермен һәм «Безнең алга китешебез бар!», – дип әйтерлек булсын, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ярый, бу сүзләрдә дә дөреслек бар. Бәла шунда ки, табиблар кытлыгы — Яшел Үзәнгә генә кагылмый. Ул республиканың барлык районнары өчен хас, ә Яшел Үзән әле Казан янында да.

Яшел Үзән башлыгы мондый проблема барлыгын таныды. Шул ук вакытта ра йон барлык программаларда, шул исәптән «Авыл табибы»н да катнаша, социаль ипотека программасы буенча торак төзи, әмма бу гына җитми. «Табиблар өчен шартлар уңайлы булган яңа балалар поликлиникасын сафка бастыру белән, без белгечләргә эшләргә яхшырак шартлар булуын күрәбез», – дип билгеләп үтте башлык. Район җитәкчелеге Казан дәүләт медицина университеты белән эшләвен, студентларны максатчан укыту буенча килешүләр төзелүен дә җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев