Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акыллы тавык кетәклеген булдырган гаиләдә кунакта

Хәзер бит акыллы әйберләр бик күп, шул исәптән йортлар, гаджетлар, төрле көнкүреш техникасы модада.

Бу казанышлар турында, ким дигәндә, барыбыз да ишетеп беләбез. Әмма күпләрегез, кайбер бакчачыларда очрый торган хуҗалык корылмалары, шул исәптән тавык ояларының да акыллы булуын күз алдына китерми торгандыр. Ә хәзер Яшел Үзән фермерлары да бу казаныш белән мактана ала.

– Балачакта мин ветеринар булырга хыялландым, – дип сөйли язмам герое Татьяна Кирова. – Әмма әти-әнием икътисад буенча белем алуымны теләде. Һәм мин Ижевск дәүләт ветеринария академиясенә, тик икътисад бүлегенә укырга кердем.

ВУЗны тәмамлаганнан соң, Татьяна, гомумән алганда, IT-компаниядә хисапчы булып 17 ел эшли. 10 ел чамасы элек Кировлар гаиләсе Татарстанга әйләнеп кайта, ә 2012 елда Яшел Үзән районының Зур Ключи авылында участок сатып ала. Ни өчен Ижевск, дигән сорауга, Татьяна бик теләп сөйләде, чөнки аның әти- әнисе тумышы белән Казаннан:

– Әтием хәрби һәм аның хезмәт итү урыны Удмуртия иде. Шуңа күрә, вузны да биредә тәмамладым, – ди Татьяна. – Гомерем буе мин IT-компаниядә эшләдем, гади бухгалтердан башлап, баш хисапчы дәрәҗәсенә җиттем, кул астында 1200 хезмәткәр иде.

(Язманы тулсынча газетабызның 27нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хотел бы познокомиться с Татьяной мой тел.89503119327 музей татар авылы