Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Аксакалны 90 яше белән олылап

Әле генә аяк баскан кебек тоелган Рамазанның инде икенче яртысы бара. Изге айда һәркем хәленнән килгәнчә ураза тотарга, күркәм эшләр башкарырга тырыша, һәр авылда, шәһәребездә дә көн саен диярлек ифтар ашлары уза. Кемдер аны өендә оештыра, кемдер мәчеттә.

Районыбызның Каратмән мәче те турын да язмалар газетабыз битләрендә әледән-әле күренүенә игътибар итми калмагансыздыр, хөрмәтле укучыларыбыз һәм нигә әле аларга мондый илтифат икән дип, үзегездән сорап та куйгансыздыр. Моның бернинди сере дә юк. Чөнки бу авылның имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов безнең белән элемтәдә һәм авылда узган матур чаралар турында уртак лашкалый. Ә без, үз чиратыбызда, аларны сезнең белән бүлешәбез.
Менә әле узган атна ахырында гына анда ифтар ашы уз ган һәм ул Каратмән авылының инде ялдагы мулласы, аксакал Фәйзерахман Зиннәтуллинга 90 яшь тулуга багышланган.
– Фәйзерахман ага авылыбызда 23 ел дәвамында га дел лек белән, җиренә җит кереп имам вазифала рын башкарды. Аның бу юби лей да тасын авылдашлар һәм кил гән кунак лар бе лән мәчетебездә зурлап бил ге ләдек, – диде Әхтәм хәз рәт. – Һәр бәйрәмебезне Коръ ән аять ләре белән башлап җи бәргәнчә, бу кичәне дә мәдрәсә шәкерте Әмир Шакиров шулай ачты. Аннары мин Фәйзерахман ага ның авылыбызда иман нурын саклауга, аны үстерүгә керткән эше турында сөйләп, һәммәбезнең ихтирамын һәм рәхмәтен, мөхтәсибебезнең котлау хатын, аның изге теләкләрен җиткердем. Аннары сүзне мәдрәсәбезнең тагын бер шәкерте Фәйрүзә Вәлиева алды һәм ул Фәйзе рах ман хәзрәтнең тормыш юлын бик тәфсилләп сөйләде. Җирлегебез башлыгы Фирая Фәйзуллина аксакалыбызга илебез президенты Владимир Путиннан һәм районыбыз җитәк чесе Михаил Афанасьевтан котлау хат ла ры, җирлек исеменнән истәлекле бүләк тапшырып, зурлады. Күрше авыллар имамнары, авыл халкы юбилярга җылы теләкләрен әйтте, хатирәләр белән уртаклашты. Авылыбызның аксакалы һәм якыннары, шулай олылаган өчен, бик канәгать булдылар. Ифтар мәҗлесе табынын корган Каратмән хатын-кызларына зур рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Олы кешене шулай итеп зурлау бик күркәм гамәл. Тоткан уразалар, оештырган ифтарлар, укылган догалар кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев