Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары көзге өмәгә чыкты
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары көзге өмәгә чыкты

Өмәләр балаларны кечкенәдән эш сөеп үсергә өйрәтә.

- Мәктәбебездә укучылар һәм укытучылар катнашында зур өмә узды. Мәктәп территориясен шатланып тәртипкә китерделәр: чүп-чар җыйдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр, әйләнә-тирәне себерделәр. Уртак тырышлык белән мәктәп территориясе чистарды. Өмәләр балаларны кечкенәдән эш сөеп үсергә өйрәтә.
Безнең мәктәптә өмә - территорияне төзекләндерү һәм чистарту чарасы гына түгел, коллективны тагын да дус һәм бердәм итү өчен менә дигән мөмкинлек ул.

Чыганак: Усман Әлмиев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе Вк төркеме.


Нет комментариев