Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акьегет мәдәният хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрде. 

6 нчы май көнне "Батырлар даны мәңгелек" дип исемләнгән шигьри кичә үткәрде.

Әлеге кичәдә 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге авылдашлар катнашты. 
7 нче май көнне "Җиңү тәрәзәләре" акциясендә үз өлешләрен керттеләр. Балалар әниләре ярдәме белән  бик матур итеп өй тәрәзәләрен җиңү көненә бизәделәр. 
  8 май көнне "Бөек Җиңүгә 77 ел" дип исемләнгән бик мәгьнәле, тирән эчтәлекле бәйрәм концерты оештырганнар иде.
9 нчы май көнне укытучылар, укучылар, авылдашлар "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. Яу кырында Ватан, Туган җир өчен башларын салган авылдашлар өчен венок һәм чәчәкләр куйдылар. Бәйрәмдә Ленинград блокадасын кичкән Валитова Вафирә апа һәм Ганиева Сабира апа да катнашты.  Шулай ук Акьегет җирле үзидарә рәисе Хайруллина Алена Владимир кызы, мәктәп директоры Гаязиева Ләйлә Равил кызы үсеп килүче яшь буынга һәм өлкәннәргә бик матур теләкләрен җиткерделәр. Акьегет авылының Имам - хатибы Биктагиров Фиргать Әнвәр улы да өлкәннәрне, балаларны Бөек Җиңү көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин,Акьегетлелэр!