Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ак Тауларда Кызыл Яр (автобиографик повесть)

(Дәвамы. Башы 59нчы санда).

Хәтерем ялгышмаса, ул күлләр бишәү иде булса кирәк, берсендә мунчала ясау өчен юкә агачларын суга батыралар. Күлләрдә карп, кәрәкә балыклары мыжлап тора. Аларны сөрәкә белән дә, кармак белән дә тоталар иде.
... Таң атып кына килә. Булат абый без малайларны балыкка алып бара. Без абый белән матайда, Хәлим белән Рәмис вилсәпиттә җилдерә. Кояшның беренче нурлары чыклы үләнгә төшә. Язучы Авзал Шамовның туган авылы Танайга якын жиргә, текә ярлы Гөбенә кискен борылыш ясаган урынга туктыйбыз. Танылган язучының «Рәүфә» повесте нәкъ шушы тирәлекне тасвирламадымы икән...Елга яры буйлап куе томан изрәп ята. Якында гына ике ярны тоташтыручы иске күпер. Бераз читтәрәк көтү туплавы. Ара-тирә зур балыкларның су өстенә шапылдап төшүе, ниндидер ялгыз кош тавышлары, авыл ягыннан әтәчләр сәламләшүе, ул да булмый, талгын җил исеп куюы ләззәтле көтү мизгелләре бүләк итә...
Булат абый без – кунакларга балык тоту серләрен төшендерә, Хәлим белән Рәмисне өйрәтәсе юк, үзләре дә бик яхшы белә. Чуалчанны кайсы башыннан, я булмаса, күбәләкне кармакка ничек кидертергә кирәген бик тиз аңлатып бирәләр. Булат абый чыклы үләннән бака малаен тотып кармакка эләктерә... Нәтиҗәсе дә озак көттерми тагын. Су өстендә тын гына торган каурый калкавыч теләр-теләмәс селкенгәндәй итә дә, тизлеген арттыра төшеп, су төбенә төшеп югала. Кармакта зур гына бәртәс бәргәләнә. Без абый белән дөньябызны онытып шул балыкны карарга дәррәү кубабыз. Хәер, Шырданда яшәп, мондый зур балыкны тагын кайда күрәсең ди. Мамадышта билгеле.
Ул көнне балыксыз кайтмадык, юлыбыз уңды. Бәртәс, алабуга, корбан балыгы, шыртлака һәм тагын әллә ниткән без күрмәгән, ишетмәгән балык атамалары. Абый белән мин дә балык тотарга шул көнне өйрәндек дияргә була.
Җәннәт апа белән авыл артындагы тугайга карлыган җыярга барулар хәтеремә нык уелып калган. Вак карлыганны куе кычыткан арасыннан җыю авыр булса да, соңыннан кайнатмасын ипигә ягып бик тәмләп ашый идек. Билгеле инде өй эшләрен, шул нисбәттән, яшелчә, бәрәңге чүбе дә утый идек. Уңдырышлы туфракта бәрәңгеләре бик тә уңа иде. Кара мунчада юынулар, бәрәңге белән имән кисмәкләрдә тозланган гөмбә, кәбестә, кыяр ашаулар аеруча истә калган.
Соңыннан без бу авыл малайлары белән тәмам дуслашып аерылыштык. Күрше малайлары Гомәр, Рәзим кайда икән сез хәзер?! Гөбенә ярлары очраштырды, язмыш томаннары тәмам аерды безне, аерды. Арабызда ничә дистә еллар ята шул, балачак дусларым.

3нче бүлек
Ак Тауларда Кызыл Яр.
Көз. Урамда, тәрәзәгә бәреп, тымытык салкын яңгыр ява да, ява. Әле генә мәктәптән кайткан мин малайның күзләре караңгылык каплаган күк йөзендә кечкенә генә булса да яктылык әсрәмәте, җәй көне генә агыла торган каурый болытларны эзли. Таба алмый. Уфтанып ерак офыкларга, Имәнлек ягына, Ак Таулардагы Кызыл Ярга карый. Барысын, барысын да көзнең күз яшьләре юган. Игеннәре урылып саламы кибәннәргә куелган зыярат артлары бушап калган, яшь таллар кочагына яшеренгән Сәкел елгасы өстендә куе томан изри. Югыйсә, дәресләрен тиз арада әзерләп тә куйды, бакчага чыгып, биология укытучысы Әсхәт абыйсы кушкан чия, карлыган, алмагач яфракларын да күптән җыеп керде бит инде ул. Ә яңгыр туктамый да туктамый. Күрше малае Зөфәр белән урамда уйнар иделәр... Аерылгысыз дуслар бит алар.
Әнисе шәһәрдә яшәсә дә Зөфәр әбисе тәрбиясендә. Шәһәргә бер дә китәсе килми аның. Авылда рәхәт, дуслары да күп. Әнә классташлары Рөстәм, Рәшит, Хөрмәт, Әнвәр, Шамилләрне ничек ташлап китсен ди инде. Укытучылары Роза апалары, Сәлим абыйлары белән төрле-төрле әкиятләр куя бит алар. Шундый күңелле була, үзеңне чын артист итеп тоя башлыйсың. Халык кул чапканда бигрәк тә инде.
...Яңгыр ява да, ява. Урамга чыгып бер сызгырсаң, чыгуын чыга инде ул Зөфәр. Хәер, яңгыр астында кая барасың, өйдә жылы, рәхәт. Аяк астында мыр-мыр килеп мәче сырпалана. Инде телевизорлары да бар, «Волхов» исемле. Мәскәү белән Казанны күрсәтә. Ә шулай да никтер урамга тартыла күңел. Их, күңелле узды быел җәйге каникуллар!
Ак Тауларның Кызыл Яры үзе ни тора. Бу тирәләрдә да гражданнар сугышы ялкыны дөрләгән диләр. Борис Савенков, Каппель отрядлары,Төрләмә ягыннан Ак Тауларга чыгып, Карамалы Тауга пушларыннан аткан. Бер җәдрәсе ялгышып Ганиләрнең чия бакчасына төшкән ди. Күп зыян салуын салмаган үзләре. Сөт, йомырка, ипи ише ризык җыеп чыгып киткәннәр. Шактый гына коралларын Кызыл Ярда яшереп калдырганнар, яралардан үлгән солдатларны Кече Чәбәрчән янында күмгәннәр имеш. Их, берәр маузер тапсаң иде ул. Нишләргә белер идек тә бит. Тик күпме казысак та табылмый шул һаман. Әнә ялгыз карама төбен дә әрлән кебек казып бетердек, бернәрсә чыкмады. Анда да юлбасарлар алтын-көмеш тулы сандык күмгән диләр...

  • Ә безнең Сәкел?! Элек бик мул сулы булган диләр. Болгар бабаларыбыз саллар агызган анда. Хәзер алай ук булмаса да, атлар коендырырга, малай-шалай коенырга житә анысы. Бигрәк тә иске күпер төбендә, Кызыл Яр астында. Текә ярдан йөгереп килеп суга чумасың да, чучка баласыдай дуенга буялып чыгасың. Сикерергә олырак малайлар Бәкәш, Әпелиләр «ярдәм» итәләр: кул-аяктан тотып ярдан суга күтәреп аталар. Шапылдап суга килеп төшкәнеңне сизмичә дә каласың. Аннан озак кына таллар артына качып ярга кабат чыгарга куркып утырасың...
    ...Күрәле күр, яңгыр туктаган түгелме соң?! Туктаган шул! Чынлап та, сыркып яуган яңгыр тәрәз өлгеләрен юмый иде инде. Мин, аннан-моннан гына киенеп, аяк астында буталган мәчегә абына-сөртенә, урамга атылдым.
    Урам яңгырдан соң каралып, ничектер боегып калган төсле. Күршебез Хәбирә апа, юл буйлап аккан суда нидер эзләгәндәй, таяк тыгып актарына. Аның шундый сәер гадәтләре бар шул. Кайчакларда шомландыра да. Улы Идрис тә утын пүләне белән тәрәзәбезгә тондырган иде... Ярар алары калып торсын. Дустым янына ашыгам бит. Капка төпләренә килеп бастым да и сызгырам, и сызгырам малай, шактый азапланырга туры килде, әллә мин сызгыра белмим, әллә ул ишетми. Ну шулай да чыкты үзе.
    Әллә йокы симерткән инде, аксыл бите кызара төшкән. Мендәргә капланып йоклагангадыр ахрысы.
    Зөфәр миннән ике-өч яшькә яшьрәк ул. Ак чырайлы, саргылт чәчле. Коңгырт күзләре нигәдер һаман моңсу. Без аның белән китап укырга яратабыз. Китап геройлары булып кыланабыз.
    – Нихәл, малай? Йоклый идеңме әллә, уяттым ахрысы?
    – Юк ла, ишетмәдем. «Соңгы могикан»ны укый идем.
    – Әйә, кая барабыз соң?
    – Әйә, мижәгә. Аннан Памирга.
    – Ярый.
    Ирек Сафин.
    Олы Шырдан-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев