Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

9 июль көнендә Норлат мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты Шаһидуллин Ренатның юбилей кичәсе булды

Җырчыга 65 яшь тулды.

Ул гына да түгел Ренатның сәхнәдә эшчәнлегенә 25 ел, ә җырлый башлавына 45 ел икән.
Көчле яшенле яңгыр булса да, туганнары, дуслары, тамашачылары аны хөрмәт итеп килделәр. Бик җылы атмосфералы, матур музыкаль кичә булды. Җырчының тормышы, иҗат юлы, гаиләсе белән таныштыру Ренатның җырлары белән үрелеп барды.
Юбилей концерты Норлат авылы ветераннар советы һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы инициативасы белән оештырылды.
Ренатка Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев, районның мәдәният бүлеге, Норлат хастаханәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев