Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

 26 август көнне Байлар Сабасында әдәби марафончыларның зур #Әдәбисабантуе уздырылды

Республиканың барлык районнарыннан, чит төбәкләрдән китап укучылар килделәр.

Без дә Яшел Үзән әдәби марафончылары, бу матур чарада катнашып, хозурланып кайттык. Чибәр кызлар Сабаларга гына хас булган кунакчыллык белән барлык әдәби марафончыларны ипи-тоз белән каршы алып тордылар.
Бәйрәм Саба районы бию коллективларының Сабантуй күренеше белән башланып китте. Аннан әдәби сабантуеның байрагын күтәргәндә мәйдандагы бар халык торып басып әдәби марафон гимнын җырлады.
Чара #әдәбимарафон#авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү белән беррәттән матур җырлар белән үрелеп барды.
Мәйданда татар халык уеннары, җыр-биюләр гөрләп торды. Сабантуеның иң матур ноктасы #әдәбикөрәш. Анда катнашучыларга көч-куәт биреп, алар өчен җан атып тордык. Һәм зур тырышлыклар белән гран-прины Саба кызы алды.
-Бәйрәм матур, күтәренке рухта узды! Шушы әдәби сабан туена үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтләребезне җиткерәм. Киләсе әдәби сабантуйларында да исән имин күрешергә насыйп булсын иде дигән теләктә калам, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев