Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

24 май районыбызның барлык мәктәпләрендә дә, соңгы кыңгырау чыңлады

Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы 9нчы сыйныф укучылары өчен дә соңгы кыңгырау чыңлады.

Укучылар! Сезнең тормышта бүген - күңелле дә, моңсу да көн. Һәм ул башка бер тапкыр да кабатланмаячак. Канат яргач, кошлар да оясыннан очып китә. Бүген сез дә шул кошлар хәлендә, 9 ел укып, шактый белем тәҗрибә тупласагыз да, әти - әниләрегез һәм укытучылар сезнең өчен ут йота. Канатлары ныкмы икән, ялгыз очканда канатлары талмас микән дип борчыла. Шул ук вакытта бу сезнең иң гүзәл чорыгыз да. Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, ак хыяллар.
Инде алдагы тормышыгызда юлдаш булырлык һөнәр сайлагансыздыр. Үзегез теләгән белгечлеккә укырга язсын сезгә! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти - әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз. Тормыш юлы бик катлаулы һәм тайгак. Шул юлны абынмыйча узу бары үзегездән тора. Сез инде хәзер зурлар. Һәр адымыгызны үлчәп атлап, максатларыгызга юл ярыгыз, теләкләрегезгә ирешегез!
Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев