Яшел Үзәндә ГО буенча штаб тренировкасы узачак
Яшәеш

Яшел Үзәндә ГО буенча штаб тренировкасы узачак

Яшел Үзән районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгы хәбәреннә караганда, район территориясендә гражданнар оборонасы буенча гомумроссия штаб тренировкасы 1 һәм 2 октябрьгә планлаштырылган.

1 октябрь – сишәмбе көнне 9:30 – 10:30 вакыт аралыгында шәһәрдә һәм районда сөйләм һәм электр сереналары кабызылачак. 
Карпов исемендәге лицейда җыелма эвакуация пункты оешачак һәм шәхси саклану чаралары өләшенәчәк, Обсерватория мәктәбендә – кабул итү эвакуация пункты булачак. 
“КМПО” – ЗМЗ АҖ филиалының саклау корылмасы әзерлеген тикшерәчәкләр, тикшерү, шулай ук, ГО хезмәтләренә һәм берәмлекләренә дә кагылачак. 
2 октябрь – чәршәмбе көнне “Пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һаләкәте” практик чарасы үзачак һәм федераль автомобиль трассасында вакытлыча җылыну һәм урнаштыру пункты булачак. 
Район оешмалары һәм предприятиеләрендә, шулай ук, ГО берәмлекләре белән тактик-махсус өйрәнүләр узачак. 
ЯҮМР Советы матбугат хезмәте


Нет комментариев