Әлеге хәл Чөрәби урамында булган.
Яшел Үзән районының Олы Яке авылында 12 йорт хайванын яшен суккан. Бу хакта Олы Яке авылы җирлеге хакимиятеннән хәбәр иттеләр.
Сишәмбедә Олы Яке авылында электр баганасын яшен сугып, чыбыклары өзелгән.
Гөнаһ шомлыгына каршы, бу вакытта авыл көтүе кайта торган булган. 4 сыер әлеге чыбыкларга орынып үлгән, шунда ук берничә сарык та эләккән. Ике сыер иминиятләштерелмәгән, икесе страховкаланган булган. Аларның икесе бер хуҗаныкы иде, ди авыл кешеләре.
Нет комментариев