Яшел Үзән

Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти

Яшел Үзәндә Бөек Җиңү тантанасын 7 майда ук бәйрәм итә башладылар.

Менә инде дүртенче тапкыр “Авангард” стадионында “Җырчы май”  фестивале уздырыла. Фестивальдә ветераннар каршында 20хор, шәһәр мәктәпләренең 743 укучысы имтихан тотты   Бөек ватан сугышына багышланган һәм башка хәрби  җырларны  тантанага килгән халыкка, шул исәптән ветераннарга да бүләк итте. ИҢ яхшы хор дип 3нче гимназия хоры аталды.

9 айда исә Яшел Үзән халкы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын традиция буенча шатлыклы күз яшьләре белән бәйрәм итте.

Кызганыч, ветераннар саны көннән-көн сирәгәя. Быел Яшел Үзән халкы  Җиңү көне Шатлыгын 70 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм 1578 тыл ветераны белән уртаклашты.

Илсөя завилейская фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: